“Татар малае, Татар кызчыгы – 2025” бәйгесе
✨📖Бүген Балалар иҗат үзәгендә Балык Бистәсе муниципаль районының балалар бакчаларында тәрбияләнүче 6-7 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында “Татар малае, Татар кызчыгы – 2025” бәйгесе узды. Әлеге бәйге Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе муниципаль районы бүлеге, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелеп килә. Быел да ул бик оешкан төстә, күңелле узды. Берсеннән-берсе оста малай-кызлар җыелган иде бирегә. Олы Елга, Котлы Бөкәш, Күгәрчен авылы балалар бакчаларыннан, районның «Мишутка», «Салават күпере» , «Каенкай», «Бәләкәч", "Йолдыз" балалар бакчаларыннан 12 катнашучы көч сынашты. Бәйгене Күгәрчен авылыннан Гөлфирә Кәлиева алып барды. Бәйгедә катнашучыларны, кунакларны сәламләп, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район Башкарма комитетының социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе бүлеге җитәкчесе Илвера Касыймова чыгыш ясады. Балалар «Әйдәгез, танышабыз!», «Татар халык йолалары» бәйгеләрендә катнаштылар. Жюри әгъзалары балаларның һәрбер чыгышны карап, дикъкать белән тыңлап, баллар билгеләде. Төрле номинацияләрдә Дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Ә "Татар малае-2025" , "Татар кызчыгы – 2025" титулына ия булган балаларга Илвера Касыймова бик матур чигелешле түбәтәй һәм калфак бүләк итте. Әлеге бәйге зур горурлык хисләре уятты. Балалар барысы да әзерлекле иде.
#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны #ЯңаАрышавылыкитапханәсе #Новоарышскаясельскаябиблиотека