1НЧЕ ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМ
✨📖Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге Халыкара Туган тел көнендә зур чара уздырды. Әлеге күркәм чарага мин дә чакырулы идем. Кызганыч, бара гына алмадым. Биредә “Туган телем” дигән конкурска нәтиҗә ясалды. Ул ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приисклары хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылган иде.
Конкурс ике номинация буенча үткәрелде. Беренчесе “Дәрдемәнд” шигырьләрен сөйләү булса, икенчесендә Дәрдемәнд турында язылган бер шигырне яттан сөйләргә кирәк иде. Мин исә, Дәрдемәнднең шигырен сөйләп видеоязманы юллаган идем. Жюри әгъзалары эшемне югары бәяләп, 1нче дәрәҗә Дипломга лаек дип билгеләгән.
Конкурска 200 гә якын видеоязма килгән. 400 дән артык кеше катнашкан.
❤️Һәр көнем матур мизгелләр белән үрелеп бара, күңел сөенә. 💐 Чиксез шатмын.
#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны #ЯңаАрышавылыкитапханәсе #Новоарышскаясельскаябиблиотека