Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

«Әйдә, шаяРТ!» татар КВН бәйгесе

25 февраль көнне Балык Бистәсе агротехник техникумында дүрт командадан торган «Әйдә, шаяРТ!» татар КВН бәйгесенең район этабы узды. Яшьләрдә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау, татар телендә юмор үстерү максатыннан үткәрелә торган әлеге чарада «Китапханәчеләр», «Күгәрчен текәләре», «Агротехникум» студентлары, «Алдынгылар хәрәкәте» командалары көч сынашты. «Сәламләү» турында һәр команда ирекле темага юмористик миниатюралар тәкъдим итте. Уенның икенче турында катнашучылар төрле сорауларга кызыклы җаваплар эзләде. Жюри әгъзалары ихлас елмаеп, һәр чыгышны игътибар белән карап, җылы алкышларга күмделәр.
Ихлас  рәхмәтләребезне КВНны оештыручы егетләребез Дмитрий Барановка, Вадим Шрыковка җиткерәбез. Өч көн дәвамында командаларны әзерләп, матур чыгышлар күрсәтер өчен, бик күп көч куйдылар. Кызыклы миниатюралар күрсәтү өчен киңәшләрен бирделәр. Сәхнәдә үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искәрттеләр, күңелләрдә җиңүгә омтылыш уяттылар, туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләделәр. Чыннан да, һәр команданың уңышлы чыгышы аларның ярдәме белән башкарылды. КВН тәмамлангач та, командаларның чыгышларына анализ ясадылар.
Уен нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы мәзәк» номинациясендә – «Китапханәчеләр» командасы, «Иң яхшы актёр» номинациясендә – «Алдынгылар хәрәкәте» командасыннан Хәлимов Рамазан, «Иң яхшы актриса» номинациясендә «Күгәрчен текәләре» командасыннан Гарипова Рамилә  җиңү яулады.
III урынга – «Алдынгылар хәрәкәте » командасы, II урынга – «Күгәрчен текәләре» командасы, I урынга «Китапханәчеләр» командасы ия булды. Гран-прига Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы техникумы командасы лаек дип табылды, бу команда Казан шәһәрендә ярымфиналда Балык Бистәсе районы данын яклаячак. Уңышлар телибез!
 
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова