Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

ӘФГАНЧЫ ХАТЫН- КЫЗ-МӘДИНӘ МИНАЙЛЮК

ӘФГАНЧЫ ХАТЫН- КЫЗ
✨📖 Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, ташларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым...
     1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең, кызларның язмышларын үзгәртте. Безнең Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылыннан  әлеге сугышта 10 кеше катнашты. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар.
Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәттеләр. Ә мин сезне авылдашым, район буенча бердәнбер әфганчы хатын-кыз Мәдинә Габдрахман кызы Ишмөхәммәтова -  Минайлюк белән таныштырасым килә. 1982 елда Әфганстанга җибәрелә ул. Газни провинциясенә урнашкан хәрби госпитальдә медсестра булып хезмәт итә. Нинди генә куркыныч хәлләргә юлыкмый ул!.. Үлем белән күзгә-күз  очрашкан вакытлар күп була аның. Чөнки  дошманнарның кайда нинди тозак корулары билгесез. Ә яралылар янына, ашыгыч ярдәм кирәк җирләргә еш барырга туры килә аңа. Бу вакытларда ул  врач  кына түгел, ә оста психолог та була белә. Аны  һәрчак сабыр, ягымлы, ярдәмчел  булганы өчен  һәркем  олылый, хөрмәт итә.  Күргәннәре турында  әле хәзер дә дулкынланмыйча, күз яшьләрсез сөйли алмый, ул фаҗигале вакыйгаларны һич онытып булмый, ди.
  Гомер юлыннан бергә атлаячак сөйгән ярын да ул Әфган җирендә очрата. Менә 40 ел инде алар ,еракта, Калининград өлкәсендә бик матур гомер итәләр. Тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып кала бирә. 
Сугышта катнашучылар гына түгел, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш тугел.Көннәр тыныч, күклэребез аяз булып, атыш , шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде.Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, күкләребез аяз, дөньяларыбыз тынычлансын иде дигән теләктә калам.
 
#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны #ЯңаАрышавылыкитапханәсе #Новоарышскаясельскаябиблиотека