Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

"Кием -күңел көзгесе" дини чара

31 гыйнвар көнне Балык Бистәсе район мәдәният йортында «Кием – күңел көзгесе» дип исемләнгән дини чара булып узды. Чарада Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Балык Бистәсе Башкарма комитетының социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина районыбызның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова, мәдәният хезмәткәрләре, Рәхимә Габдулхановна җитәкчелегендәге "Ак калфак" оешмасы кызлары, мөслимәләр, дин кардәшләребез, балалар бакчалары хезмәткәрләре катнашты.
Чараны мәдәният йорты хезмәткәре Гөлшат Кәримуллина алып барды.
Бәйрәмдә Айгөл Вафина, барлык халыкны сәламләп:
– Барыгызны да күркәм чарада күрүебезгә бик шатбыз. Бу чара заманында Иделия Маннановна инициативасы белән башланып киткән иде. Бүген менә дүртенче тапкыр үткәрелә. Төрле форматта үткәрергә тырышабыз. Вакыт табып, бирегә килгәнегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да гаилә иминлеге, тынычлык, саулык-сәламәтлек телим, – диде.
Чара барышында районыбызның баш абыстае Асия Гәйнетдинова Аллаһ Тәгаләне зикер итәргә, гел истә тотарга кирәклеген, шөкер итеп яшәргә кирәклеген, гөнаһлардан тәүбә итү, догадан аерылмаска кирәклеге турында искәртте.
Әлеге чарага Балык Бистәсе районының балалар бакчалары хезмәткәрләре дә зур хезмәт куйган. Мөслимә Равзутдинова җитәкчелегендә "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Фәния Газизҗанова, нәни йолдызлары белән бик матур чыгыш ясадылар. Алар татар халкының гореф-гадәтләрен янәдән искә төшерделәр.
Чарада урта яшьтәге ханымнарыбыз , аккалфаклылар, мөселман киемнәре кибете хуҗасы Гөлнара Әмитова һәм Күгәрчен авылыннан Айгөл ханымның да матур киемнәрен халыкка тәкъдим иттеләр. Ак яулыклы әбиләребез дә яшьләрдән калышмады. Алар да халыкка үзләренең яшьлек вакытларын искә алып, кызыклы мизгелләр белән уртаклашып, кигән киемнәренең үзенчәлеге турында сөйләделәр.
Шунысын да әйтик: алып баручы тамашачыларның да күңелен яуларга өлгерде: берсеннән-берсе матур бәйгеләр игълан итеп, сорауларга җаваплар да алды. Очрашу барышында тәрбияви, кыйммәтле чараларның берсе булган мөнәҗәтләр дә яңгырады. Өлкән яшьтәге апаларыбыз мөнәҗәтләр дә әйттеләр. Яңа Арыш авылының өлкән абыстае Гөлсинә Хәйретдинова – «Бәдавам» мөнәҗәтен, Нурзия Вәлиева үзе язган шигырен укыдылар. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина күңел кылларын тибрәтерлек итеп Ренат Харисның "Кеше кайчан матур була?" шигырен сөйләде. Күгәрчен авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Зөләйха" фольклор ансамбле "Аулак -өй" күренешен күрсәттеләр.
Әлеге очрашуыбыз барыбыз өчен дә бик күңелле, эчтәлекле узды. Барлык кеше дә ял итеп, рухи азык алды. Бик матур бәйрәм чарасы күрсәткән өчен оештыручыларга катнашучылар исеменнән олуг рәхмәтебезне белдерәбез.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова