Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Кайтавазлы "Күңел халәте"

Җирле шагыйрәләребезнең иҗат җимеше дөнья күрде.

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә җирле шагыйрәләребезнең шигырьләреннән торган «Күңел халәте» җыентыгын  тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган шагыйрь, күп  җырлар авторы, якташыбыз  Вазыйх Фатыйхов алып барды. Әдәби чарада Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Кәримуллина Лилия Венеровна, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина,  районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә хезмәткәрләре, шигърият сөючеләр һәм язучыларыбызның иҗатын яратучылар катнашты. Кичәдә “Татарстан. Яңа гасыр” телерадиокомпаниясеннән  һәм “Татарстан” радиосыннан да коллегларыбыз бар иде.

Лилия Кәримуллина үз чыгышында, районыбызның күп талантларга ия булган халкы белән горурланып, мәдәният өлкәсендә ирешелгән уңышларга сөенеп, рәхмәт хисләрен җиткерде, җирле шагыйрәләребезгә уңышлар теләде.

Чыннан да, әлеге җыентык җирле әдипләребезнең күңел халәтен чагылдыра. Тугыз якташыбызның, тугыз җирле шагыйрәбезнең шигырьләрен туплаган кадерле китап бит бу. Әлеге җыентыкта  Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы, Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты, Корноухово мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Хәбибуллинаның, район үзәгендәге балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшләүче Земфира Сәлахиеваның, Биектау мәктәбе укытучысы Зөмәрә Хәбибуллинаның (Хөсниева), Күгәрчен авылы кызы, бүгенге көндә Казан дәүләт университетында журналист белгечлеген үзләштерүче студент кызыбыз Камилә Әхмәдиеваның, Уракчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Мәликә Касыймованың, Олы Елга авылында гомер кичерүче Сиринә Исмәгыйлованың (Мөхәммәтҗанова), Күки авылы кызы Сиринә Салахиева-Фатхуллинаның, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп, үзенең иҗаты белән сөендерүче, күп шигырьләренә җырлар да иҗат ителгән якташыбыз Чулпан Әхмәтованың, Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия иясе Фәнүзә Галимуллинаның иҗат җимешләре тупланган.  

Кичә барышында шагыйрәләребез үзләренең иҗатка ничек килүләре турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар, укытучыларына, остазларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Чулпан Әхмәтова шигырьләренә язылган җырларны бүгенге көндә яшь, талантлы җырчыларыбызның берсе, энесе Самат Нәбиуллин бүләк итте. Зөмәрә Хәбибуллинаның  шигыренә иҗат ителгән әниләр турында җырны Рәзинә Вәлиева башкарып, күпләребезне уйланырга мәҗбүр итте. Җыр, залдагыларның күңел төпкелләренә үтеп кереп, күзләреннән мөлдер-мөлдер яшьләр тамдырды.  Шулай ук  Әнәс Низамов, Равия Нәбиуллина башкаруында да матур җырлар яңгырады.

Чарага Камиләнең әнисе Рушания ханым, укытучысы Тәнзилә ханым да килгән иде. Алар да Камилә өчен горурланып яшәүләре хакында сөйләделәр. Чыннан да, Камилә бик тырыш, сәләтле икәнлегенә ышандык. Камиләнең иҗатка килүендә Тәнзилә ханымның да зур өлеше булган: ул укучысында иҗат очкынын, сәләтләрен күрә белеп, түгәрәк оештырып, язу серләренә төшендергән. Иҗатка тарту өчен күп көчен куйган дип әйтер идем.

– Иҗат итү ул – Аллаһ Тәгаләдән бирелгән сәләт, мин сәбәпчесе генә, ә аның зур сәбәпчесе – Вазыйх Фатыйхов. Өметебез зурдан, уңышлар телим диде, – Тәнзилә ханым Закирова. Укучысының  уңышларына тукталып, зур иҗади  бәйгеләрдә җиңүләре турында сөйләде. Ә әнисе Рушания ханым Камиләнең шигырьләрен тәкъдим итте.

Гүзәл Хәбибуллинаның апасы Фәридә ханым да биредә иде. Ул, Гүзәлгә чәчәк гөлләмәләре бүләк итеп, горурлык хисләрен җиткерде. Чыннан да, Гүзәл – үз эшенең остасы. Бүгенге көндә ул – алдынгы хезмәткәр, үз эшенә бөтен барлыгы, җаны-тәне белән бирелгән кеше,  күпләребез өчен үрнәк шәхес. Нәселендә шигырь язучылар да бар икәнлеген барыбыз да белә. Гүзәлнең туган абыйсы Фәнис Мөхәммәтҗанов та иҗади шәхес, аның һәр көнне ВКонтакте социаль челтәреннән эчтәлекле язмалары белән танышып барабыз.

Рәсимә Гарифуллина да үз укучыларының шагыйрь булып өлгерүләренә  бик сөенде. Үзенең иҗат җимеше «Хатын-кызга теләкләрем» шигырен, укучысы Гүзәл Хәбибуллинаның “Ана сагышы” шигырен укыды, матур теләкләрен дә җиткерде.

Кичәдә якташ шагырьләребезнең китапларыннан торган «Шагыйрь булып тудым, яшим мин» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Алга таба әлеге китап күргәзмәсендә шагыйрьләребезнең шәхси китапларын да күрсәк иде дип хыялланып утырдык.

Бу көнне Вазыйх Фатыйховка рәхмәт сүзләре бик күп  җиткерелде. Ул – «Күңел халәте» җыентыгының инициаторы, идеягә рухландыручысы, төзүчесе һәм мөхәррире дә.

Авторларыбызга – иҗади уңышлар! Илһам чишмәләре саекмасын! Ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, киләчәктә дә дәвам итәргә дигән теләктә калабыз.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,