Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

50 ел бергә-гомергә!

50 ел бергә-гомергә!

 

Сезне авылыбызның иң матур гаиләләрнең берсе-Имамиевлар гаиләсе белән таныштырасым килә. Аларның бергә яшәүләренә дә быел ел икән!

 

Таһир абый хәләл җефете Фирдәүсә апа белән матур гомер кичереп, үрнәк гаилә булдылар. Хәзер дә тормышлары түгәрәк. Таһир абый гомере буе колхозда завферма булып та, комплекслы бригадада бригадир булып та хезмәт куйды. Фирдәүсә апа күп еллар Яңа Арыш мәктәбендә китапханәче вазыйфасын башкарды, бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда. Өч бала: ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Балалары бүгенге көндә өчесе дә үз тормышлары белән, бәхетле гомер кичерәләр. Олы кызлары Нәзирә апа Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы вазыйфасын башкара, укучыларга белем һәм тәрбия бирә. Ул – авылыбызда иң беренчеләрдән булып чит телдән укучыларга белем биргән укытучыларның берсе, минем хөрмәтле укытучым. Күп еллар укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Төрле мактау грамоталарына, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесенә ия булды. Алга таба да Нәзирә апага уңышларының күп булуын телибез. Тормыш иптәше Фидаил абый белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Балалары да үзләренә ошаган. Уку буенча һәрвакыт алгы сафларда булдылар, җиңүләр яулап, мәктәп данын яклап килделәр, әби-бабасына да барып, эшләренә булышып, ярдәмләшеп яшиләр.

 

Таһир абый белән Фирдәүсә апаның кече кызлары Мәскәү шәһәрендә яши, тормышта. Ара, ерак булса да, туган нигезенә – әти-әнисе янына кайтып йөриләр, бер ул тәрбияләп үстерделәр.

 

Ә уллары Венер бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Балалары да, әти-әнисенә охшап, бик тырыш булдылар. Әлеге гаиләгә сокланмый мөмкин түгел.
– Теләгән максатларыма ирештем: гомерем авыл хуҗалыгында үтте. Җитәкчеләр әйбәт булды, эшләгән кешене күрә белделәр. Хәзер дә, ярдәм сорап барганда, кире какмыйлар, мин аларга бик рәхмәтле, – ди Таһир Имамиев.
Техника да яңарып тора, эшләр өчен мөмкинлекләр бар, шартлар да тудырылган. Эшләргә генә кирәк. Бары тик хезмәтнең тәмен табып, нәтиҗәсен күреп яшәсәләр иде, – дип теләп калды Таһир абый, озатканда.
Бөтен күңеле белән үзләренең алдына куелган максатларына тугры калып, намус белән хезмәтен башкарган, тормышны матуррак, җитешрәк итәргә бар көчен салган шундый авылдашларыбыз белән без чиксез горурланабыз. Алдагы көндә исәнлек-саулык, бәхетле, тигез гомерләр телибез.