Интервью с героем тыла
Ул еллар бүгенгедәй хәтердә
Дәһшәтле еллар үткәнгә сигез дистә елга якын вакыт үтсә дә, ачы хатирәләре күңелләргә тирәнгә сеңеп калган. Табигать язга авышкач, бөек Җиңү бәйрәме якынлашканда, яраларны кузгатып, бу вакыйгалар кабаттан искә төшә, янәдән яңара. Ул утлы еллар авылдашым Нуретдин абыйларның да гаиләсен читләтеп үтми. Аларга да сугышның бар авырлыгын күреп, ачысын-төчесен татырга туры килә. Минем дә аның белән аралашып, ул сөйләгәннәрне кәгазь битенә теркәп, киләчәк буыннарга истәлек ядкәре итеп калдырасым килде. Әңгәмәдәшем – Нуретдин абый Хәйретдинов.
Ул узган еллар, юллар, мизгелләр кинодагы кебек күз алдыннан үтә. Гомер юлында ниләр генә күрергә, нәрсә генә эшләргә туры килми аңа.
Авылдашым Хәйретдинов Нуретдин Гыйльметдин улы Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында ишле гаиләдә 3 нче бала булып, 1928 елның 5 ноябрендә дөньяга килгән. Абыйсы, апасы, бер энекәше, 3 сеңлесе әниләре Хәмдениса апага булышып, тормышның, сугышның ачысын татып үсәләр. Әнкәләре җиде баланы, ач-ялангач булмасыннар дип, көне-төне колхоз эшендә эшләп, бар көчен гаиләне саклап калуга, тормыш итүгә багышлаган.
– Әти сугышка киткәндә, миңа нибары 9 яшь иде, – дип искә ала авылдашым. – Кырда әни белән урак урган вакытыбыз иде. «Нишләп һаман монда сез, өегезгә кайтыгыз. Гыйльметдин абыйга хәбәр бар бит», – дип, хезмәттәшләре өйләренә кайтарып җибәрәләр. Өйгә кайтып кергәндә, әти инде күн итекләрен киеп, китәргә әзерләнә иде. Елый-елый әтине озата бардык.
Гыйльметдин абый: «Япон сугышыннан кайтканны, моннан да әйләнеп кайтырбыз әле», – дип саубуллашып китә.
Әтиләре сугышка киткәннән соң башлана да инде михәнәтле тормыш...
– Аннан соң, «ат камыты» кидем. Бер эштән дә калмадым, үгез җигеп сука сукаладым, көлтә ташыдым. Әнигә ияреп уракка йөрдем. Үгез җигеп, район үзәгенә «задание» үтәргә бара идем.
Әтиләре сугышка киткәч, озак вакыт хәбәре булмавы үзәкләрен өзә. Тәүге өчпочмаклы «Смоленск кырында окопта ятабыз» дигән хаты гына килеп кала. Шуннан соң «Хәбәрсез югалган» дигән хәбәр килеп ирешә.
Авыр сугыш еллары артта калса да, аның дәһшәтле көннәре кеше күңелендә онытылмый. Нуретдин абый 30 ел дәвамында колхоз көтүе көтә.
– Ул вакытта колхозлар көчле иде. Ике бригада эшләдек. Һәр бригадада 180 шәр баш сыер малы була иде. Җәй көнендә көне-төне кайтмыйча көтү көтә идем, кыш көне терлек караучы булып хезмәт иттем. Без күргәнне башкаларга күрергә язмасын. Ашамаган әйбер калмады: атлыгын да, кычытканын да ашадык, эшебезне намус белән башкардык, сүз китермәдек, – ди, Нуретдин абый.
Авылдашым, ул елларга кире кайтып, кызыклы вакыйгаларны да искә төшереп сөйләргә ашыкты:
– Үгез белән көлтә төяп кайтып барганда, арба шуып китеп, әйләнеп капланалар. Арба астында калган очраклар да күп булды инде, өсләребез яңгырга чыланып, юешләнеп бетә идек. Камыт күтәреп, иң башлары суелып, ашалып бетә иде, – ди. Көтү көткән вакытта булган вакыйгаларны да көлеп искә ала Нуретдин абый:
– Көтү көткән урында күпер бар иде. Зоотехник сыерларны көтәргә алып чыкканны шул күпер буена гына килеп карый иде. Су болганчыкланса, көтү чыккан икән дип, кире борылып китә торган булган. Нуретдин абый бик хәтерле, төпле акыллы, үзсүзле, дөреслек яклы кеше булган.
Нуретдин абый тормыш иптәше Мәдинә апа белән 52 ел гомер кичерәләр, биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Авырлыкларга бирешмичә, һәрвакыт булсын дип, тырышып эшлиләр, яшиләр. Ул вакытта колхоз кешесе кырдан кайтып керми, гектары белән бәрәңгесе, чөгендере дисеңме...
– Бала саны күп булганлыктан, безгә норманы күбрәк бирәләр иде. Иртә белән эшкә киткәнче бәрәңгене казып китәм, кайтканда тагын туры кырга кайтам. Ул арада балалар чүпли тора. Тулган капчыкларны урнаштыра бара идек, – ди Нуретдин абый.
Акча эшләү нияте белән, Нуретдин абый Удмуртиянең Сарапул шәһәренә дә барган кеше әле ул. Чикләвек сатарга дип барган җиреннән, кайтырга акчасы калмыйча, 9 нчы көнне генә кайтып җитә авылдашым.
Сугыш чоры балаларының тормышы сугыш тәмамланганнан соң, авыр булса да, алар үзләрендә кәефләрен күтәрерлек көч тапканнар. Чөнки дөнья белән килгән кайгы алдында югалмыйча, кешеләр бер-берсенә ярдәм итеп яши белгәннәр. Нуретдин абый 95 яшендә булуга карамастан, бүгенге көндә дә егетләр кебек, сөбеханалла. Җәй көне печәнен дә чаба, сыер да, сарыклар да асрый. Рамазан аенда оныгы Ләйсән белән уразасын да тота. Аның бөтен теләге «гасыр бабасы» буласы килүдә.
Теләгең чынга ашсын, Нуретдин абый!
Ә без аңа авыл халкы исеменнән алдагы көннәрендә дә бәхетле картлык, саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомерләр телибез. Күп еллар безнең арада гомер кичерсә иде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авыл китапханәсе мөдире