"Авыл офыклары" редакциясе хезмәткәрләре кунакта
Шушы көннәрдә «Авыл офыклары» редакциясе хезмәткәрләре Күки, Югары Тегермәнлек авылларында булып, халык белән җылы очрашулар үткәрделәр. Әлеге мөмкинлектән файдаланып, без дә аларны кунакка чакырып, Яңа Арыш авылы халкы, газетаның актив язылучылары белән очраштырырга ният иттек. Сезне дә әлеге матур очрашу мизгелләре белән таныштырасым килде.
Очрашуны, гармун моңнарына күмеп, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Җәләлов ачып җибәрде. Аннары исә газетаның баш мөхәррире Гөлчәчәк Газизова сүз алды. Ул, авылдашларны сәламләп, редакциянең эшчәнлегенә күзәтү ясады, бүгенге көндә эшләп килүче рубрикалар, газетаның эчтәлеге белән якыннан таныштырды. Үзенең редакциягә эшкә килүе тарихы турында бәян итте, хезмәттәшләре белән якыннан таныштырды. Шулай ук, газетада күп еллар мөхәррирлек иткән җитәкчеләр, журналистлар турында да сөйләнде. Гөлчәчәк Газизова аларга ихлас хөрмәтен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Уен рәвешендә халыкка сораулар биреп, җаваплар да тыңланды.
Талантлы каләм остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Идрис Әмәтов та авылдашларны сәхнәдә сәламләп, «Бәхет чишмәм Синдә, Бистәм!..» дип исемләнгән җыентыкларын бүләк итте.
– Хезмәт дәверендә күп тапкырлар Яңа Арышта булырга туры килде. Дөресен әйтәм: ашкынып килә идем. Авылдашыгыз, хезмәттәшем Ислам Ильясов белән дә бирегә еш килдем. Хәзерге көндә безнең эшебез күпкә җиңелләште, бу беренче чиратта компьютерлаштыру белән бәйле. Мин эшкә кергән елларда газетаны чыгару күпкә авыррак иде. Бер газетаны чыгарыр өчен дә кулдан-кулга алып, җиде кеше укып чыга иде. Ул вакытларда өч бълек: авыл хуҗалыгы, партия бүлеге, хатлар бүлеге бар иде. Һәр бүлектә икешәр-өчәр кеше эшләде, – дип, искә алды Идрис әфәнде ул елларны, хатирәләрен яңартып.
Очрашу кичәсе күңелле җырлар, уеннар белән үрелеп барды. Энҗе һәм Ленар Касыймовлар юморга бай тамаша да тәкъдим итте. Форсаттан файдаланып, авылдашларны ташламалы бәядән газетага язылып калырга чакырдылар. Нияз Шәйдуллин, Марсель Җәләлов, Гөлчәчәк Газизованың җырлы чыгышларын халык бик көтеп алды. Лотерея да уйнатылды. Бүләкләре дә бик саллы иде. Иң зур бүләк – кофемолка авылыбызның балалар бакчасы мөдире Рәсимә Гыймадиевага насыйп булды.
Чара күңелле мизгелләре белән дә истә калды. Халык рәхәтләнеп кушылып җырлады, биеде, күңел ачты, бәйгеләрдә катнашты. Авылдашларым Фәнил Вәлиев, Рузилә Кәримова, Резидә Гыйльманова дәртле биюләре белән таң калдырдылар. Бию бәйгесенә нәтиҗәләре буенча Фәнил белән Гөлназ гаиләсе җиңү яулады. Гөлнур Гәрәева, Илсөяр Гарифуллина, Илдус Хафизов, Фәнзилә Имамиева, Гөлчирә Гәйниева, Нурания Вәлиева җыр-моңга осталыкларын күрсәттеләр. Бу көнне авыл халкының актив булуы барыбызны да сөендерде.
Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов, авыл халкы яшәешендә район газетасының әһәмиятен билгеләп, редакция коллективына рәхмәт хисләрен белдерде:
– Коллективыгызда хезмәткәрләрегез күп булмаса да, бик зур эшләр башкарасыз. Киләчәктә дә һәрвакыт биеклектә булыгыз! – дип, матур теләкләрен җиткерде һәм авыл халкына да матур бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәтен белдерде. – Газетаны һәрдаим яңалыклары белән куандырып, тулыландырып торучы Рәзиләгә дә уңышлар телибез. Ул һәрвакыт язып тора, каләме тынмасын, яңадан-яңа язмалары белән сөендереп яшәсен, – дип, уңышлар теләде.
Очрашу кичәсе бик матур мизгелләр булып истә калды. Алдагы елларда да күрешүләр насыйп булсын. Хезмәттәшлегебез ныгысын дигән теләктә калам.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы.