Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале

Балык Бистәм – алтын төбәк

 

Икенче ел инде республиканың муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале уздырыла.    Быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Гаилә елы кысаларында үткәрелә һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүне, гаилә һәм буыннар элемтәсе институтын ныгытуны максат итеп куя ул.

 

Масштаблы әлеге чарадан Балык Бистәсе районы да читтә калмады.  Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Балык Бистәсе Башкарма комитетының социаль-мәдәни бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, район Мәдәният йорты хормейстеры Фирдания Бәдретдинова,  район халык театры режиссеры Илназ Шакиров һәрдаим катнашучылар белән тыгыз элемтәдә булып, узара аралашып, ярдәмләшеп эшләделәр. 

  Быелгы конкурс-фестиваль 25 октябрьдә Казан шәһәренең Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узды. 

 Чыгышлар башланганчы ук сәхнә бер минутка да буш тормады. Катнашучылар җырларын, биюләрен кабатларга ашыктылар. Халык та, күрми калмыйк дигәндәй, концерт карарга вакытыннан иртәрәк җыела башлады. Аларны ишектән керүгә үк театральләштерелгән тамаша белән Венер Мөбәрәкшин җитәкчелегендәге «Рәйхан» курайчылар ансамбле һәм Марсель Җәләлов җитәкчелегендәге “Чулман моңнары” гамунчылар халык ансамбле каршылады. 

Бинаның икенче катына күтәрәлүгә төрле күргәзмәләр игътибарны җәлеп итте.  Рус, татар, керәшен халыкларының көнкүрешен һәм кәсепчеләр хезмәтен чагылдырган ишегаллары халыкны үзенә чакырып торды.    «Зөләйха», “Нур”, «Чулпы» фольклор ансамбльләре  җыр-бию белән халыкны ял иттерде.   

  «Бистә шәле» һөнәрче  хатын-кызлары белән дә халык  теләп аралашты. Килгән кешеләр шәл бәйләү серләре белән кызыксындылар. Кызларга кушылып «Капкалы» уенында да катнаштылар. 

  Кунаклар районыбызның «Бистә кабартмасы» брендлы милли камыр ризыкларыннан, кайнар чәйләрдән авыз иттеләр. Алсу Әлмиева, Зәмзәмия һәм Минзәлия Зәйнуллиналар кабартма пешерүнең кайбер серләрен дә ачтылар. Төрле осталык дәресләре дә оештырылды.   

 «Балык Бистәсеннән безнең тамырлар» дигән күргәзмәдәге фото сурәтләрдән   районыбызның танылган шәхесләрен күреп була иде. 

Остаханәләрдә Рәмзия Фаттахова җитәкчелегендәге кызлар челтәр үрү  серләренә төшендерсә, Фирдәүс Фәрзикаева ялтыравыклы фоамираннан изү ясата, янәшәсендәге Рәмзия Гайнетдинова машинага элеп куя торган асылмалы бизәк ясатты. Рамил Имамов «Чәк-чәк» балалар анимация студиясен, Илназ Шакиров җитәкчелегендәге район халык театры сугыш темасына театраль күренеш тәкъдим итте.

 Бу көнне халык рәхәтләнеп биеде, күңел ачты, якыннары, туганнары, дуслары белән аралашты. Биредә Балык Бистәсе районы җирлегеннән чыккан нинди генә олпат шәхесләр юк иде?! Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин,  шагыйрьләр Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Фәүзия Солтан, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәсимә Гарифуллина, Вазыйх Фатыйхов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар, Нуретдин Нәҗмиев, Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар,  «Акчарлак» нәшрият йорты директоры Рузилә Сафина, Казан дәүләт аграр университетының Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты профессоры Харис Мусин, язучылар Вакыйф Нуруллин, Рахман Шәфигуллинны күрергә мөмкин иде. Тамашачылар концерт башланыр алдыннан истәлек фотолары ясап калырга ашыкты. Гаҗәп матур күренеш иде бу! Танылган якташларың янәшәсендә фотога төшү дә үзе зур горурлык хисләре уята бит!

  Тамаша Равил Шәрәфиевның туган ягыбызның матур табигатьле,  алтын төбәк булуы хакында сөйләгән видеоязма белән башланып китте. Талантлы җырчы кызыбыз Зәринә Хәсәншина якташларыбыз Фәтхерахман Әхмәдиев белән Роберт Әхмәтҗанов иҗат иткән “Кама буе - туган як” җыры белән дәвам итте. 

  Алып баручылар Гөлия һәм Илшат Кәримуллиннар жюри әгъзалары белән таныштыргач, сәхнәгә мөхтәрәм кунаклар Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллиннар күтәрелде.

Фирдания Әхмәтҗанова  тамашачыларны район башлыгы Радик  Ислямов исеменнән сәламләде.

– Безнең Балык Бистәсе районы – элек-электән бай тарихы, тырыш, талантлы халкы белән дан тоткан төбәк. Бүген дә халкыбыз нинди диндә һәм милләттә булуына карамастан, бай мирасыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, төрле өлкәдә хезмәт куеп, уңышларга ирешеп яши , – диде ул. 

  Нурия Һашимова туган төбәгенә карта булган чиксез ярату, горурлык хисләрен белдерде:

– Туган якны  тырыш, уңган халкы бизи. Безнең Балык Бистәсе республикабызга бик күп күренекле шәхесләр бүләк иткән район. Аларны    милләтебезнең йөзек кашлары, – дип атады. Якташыбыз, Татарстан Рәисенең дә  сәламнәрен, матур теләкләрен җиткерде.

  Илсур Һадиуллин да якташларга матур теләкләрен җиткерде:

– Кайда гына эшләсәк тә, кайда гына булсак та, үзебезнең туган ягыбызны, әти-әниләребезне, туган төбәгебезне данлап, халкын яратып, горурланып яшибез, – диде ул.

– Мин Балык Бистәсе районын  шәхесләр хәзинәсе дип атар идем, чөнки бу районнан фән, мәдәният, хөкүмәт өлкәсендә эшләүчеләр бихисап. Әлеге район гореф-гадәтләрне саклауга үзеннән бәһасез зур өлеш кертә. Гаилә елы уңаеннан да  балыкбистәлеләр бик күп  чаралар уздырды, – диде Дамир Натфуллин.

  Алия Шаһиева «Туган җиремә» җырын башкарганда экранда районыбызның   күренекле шәхесләре, шагыйрьләре, язучыларның фотолары   күрсәтелде.

Районыбызда яшәп иҗат итүче  Халидин Әхәтов  «Кошларым» композициясен саксофонда башкарып, күңелләргә рухи ләззәт өстәде.

  «Аулак өй» күренешендә кич утыручы  кызлар-егетләр «Капкалы», «Йөзек салыш»  уеннарын уйнадылар. “Йөзек салыш» уенында җәзага тарыган  кызлар «Казансу» җырын   башкардылар. 

«Нур»,  «Чулпы» керәшен   халык фольклор ансамбльләре «Симек» бәйрәме күренеше белән чыгыш ясадылар. «Бистә егетләре» вокаль ансамбле «Рапсодия» бию төркеме белән бергә «Чын әйтәмен» керәшен җыруын     башкардылар. «Камские зори» халык вокаль ансамбле “Ах ночь, голубая ночь”, Галия Мингалиева “В горнице моей светло”, «ЛЭНД ГРАНТ» вокаль ансамбле “Ты ли, чё ли” җырларын тәкъдим иттеләр.  «Рапсодия»,   «Кама йолдызчыклары» бию төркемнәренең чыгышы һәрбер җырны тулыландырды. Биючеләрнең һәр хәрәкәте  уйланылган иде.

    Әминә белән Булат ролен уйнаган яшь артистларыбыз өчен дә сөенеп утырдык.     

Концерт–фестивальнең өченче өлеше махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә һәм бүгенге көндә дә хәрби бурычын үтәүче солдатларыбызга багышланды.  Әлеге бүлеккә җырчы якташларыбыз Сергей Шелков, Сергей Фалин,   Индира Илалова, Илмир Гайнетдинов, Лилия Ризаева   җырлары  аерым бер төсмер өстәделәр.

Гаилә елы кысаларында уздырылган  әлеге конкурс-фестивальдә  гаиләләр дә  чыгыш ясады.   Җәләловлар гаиләсе “Гөлшаһидә” җырын башкарды, Мөбәрәкшиннар гаиләсе курайда халык көйләренә тезмә уйнадылар.

Районыбызның  танылган җырчы егетләре Алмаз Сафин, Рәзил Исмәгыйлов чыгышларын да   кайнар алкышлар белән кабул иттек.

Районыбыз үзешчәннәренең якташ авторлар Фәтхерахман Әхмәдиев,  Резедә Әхиярова, Габдразак Мингалиев,  Халидин Әхәтов көйләренә һәм   Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Мансур Шиһапов, Рәсимә Гарифуллина, Вазыйх Фатыйхов сүзләренә язылган  җырларны башкаруы үзгә бер җылылык өстәде.

Шагыйрә Рәсимә Гарифуллина һәм Яншык мәдәният йорты мөдире Мөнир Гәрәевлар  чыгышында бүгенге чараның асыл мәгънәсе  ачылды.

“Балык Бистәсеннән чыккан якташларны шушы җепкә чорнап, бергә туплыйсы килә. Балык Бистәсен онытмыйк, онытмыйк, онытмыйк!” дип, алар барлык якташларны, туганнарны, дусларны бердәм һәм бергә булырга чакырдылар.

Күркәм чара Резедә Әхиярова  белән Вазыйх Фатыйхов иҗат иткән «Туган ягым» җыры белән тәмамланды.    

Форсаттан файдаланып, иң олы рәхмәт хисләребезне сценарий авторы     Фирдания Бәдретдиновага, мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллинага, Илназ Шакировка, тавыш операторы Сергей Моисеевка, видео оператор Ләйсән Җәләлиевага  барлык якташларыбыз исеменнән ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Халык бик канәгать булып, күтәренке рухта, яхшы кәеф белән таралышты.

Тамашачылар фикерен дә ишетергә өлгердем.

– Сезнең кебекләр башка юк! Сез Искиткеч һәм  кабатланмас!   Гөрләттегез Казан каласын! Уртак хезмәт Җиңүләргә  китерә, – диде бер тамашачыбыз.

–  Күңел биреп, тир түгеп, тырышып эшләгән эшегезнең  нәтиҗәсенә     сокланып карарга насыйп булды. Куйган көчегез, тырышлыгыгыз, талантыгыз, булдыклылыгыз өчен зур рәхмәт!   Барыгызга да көч-куәт,  саулык-сәламәтлек, илебезгә тынычлык насыйп булсын! – диде Исрафил исемле әңгәмәдәшем.

–Үтә дә нәзәкатьле кичә булды. Искитеч!–  диде шагыйрә Фәүзия Солтан.

– Якташларыбыз чыгышы бик эчтәлекле, җылы атмосферада узды. Рәхәтләнеп куанып утырдым, күңел рәхәтлеге кичердем, – диде якташыбыз  Олег Фазылҗанов.

Шагыйрә Рәсимә Гарифуллина әйткәнчә:

– Балык Бистәсе халкы хезмәте, иҗат уңышлары, шәхесләре,  батырлары белән гомергә макталып яшәсен иде. Шушы бердәмлек, туганлык һәрдаим дәвам итсен.

Әйе, эшләребез, ирешкән уңышларыбыз алга таба да дәвамлы булсын. Барыбызга да күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар, бары тик шатлыклы вакыйгалар, һәрбер гаиләгә бәхет, илебезгә иминлек телим. Исән-сау булыйк.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,

Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы.