Познавательный урок «Хлебу почтение вечное!»
Ел саен 16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә.
Бу көнгә багышлап Яңа Арыш авыл китапханәсендә «Икмәккә мәңгелек хөрмәт!» дип исемләнгән дәрес үткәрелде. Китапханәче Рәзилә Мөхәммәтрәхимова икмәк, аның тарихы, сакчыл мөнәсәбәт һәм ашлыкның хуш исле икмәккә әверелүе турында сөйләде.
Балалар икмәк турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр укыдылар.
Танып белү сәгате барышында икмәк турында шигырьләр яңгырады. «Безнең өстәлгә күмәч килсен өчен нинди һөнәрләр кирәк»дигән тема буенча бердәм фикер алыштылар. Китапханәче борынгы заманда кешеләрнең икмәккә ничек кадерле, ихтирамлы караулары турында сөйләде. Чара ахырында балалар икмәкне ни өчен җир могҗизасы дип атаулары һәм аның кеше тормышында нинди урын алып торуы турында үзләре өчен нәтиҗәләр ясадылар.
Күрсәтмәлелек өчен китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды, анда икмәк турындагы әкиятләр, хикәяләр һәм шигырьләр күрсәтелде.
Чара азагында укучылар икмәк белән сыйландылар.
Ежегодно 16 октября отмечается Всемирный день хлеба.
К этому дню в Ново-Арышской сельской библиотеке провели познавательный урок «Хлебу почтение вечное!». Библиотекарь Разиля Мухаметрахимова рассказала о хлебе, его истории, бережном отношении к нему во все времена и о людях, благодаря которым зерно превращается в душистый вкусный хлеб.
Дети отгадывали загадки о хлебе, читали пословицы.
В ходе познавательного часа прозвучали стихи о хлебе. Дружно обсудили тему: «Какие профессии нужны для того, чтобы к нам на стол пришла булочка». Библиотекарь рассказала, как бережно, с уважением относились люди к хлебу в стародавние времена. Так, если хлеб случайно роняли на пол, его поднимали, целовали и просили у него прощение. В заключение мероприятия ребята сделали для себя выводы, почему хлеб называют чудом Земли, и какое место он занимает в жизни человека.
Для наглядности была оформлена книжно-иллюстративная выставка, на которой были представлены сказки, рассказы и стихи о хлебе.
В конце мероприятия дети угощались хлебом.
#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны #ЯңаАрышавылыкитапханәсе