Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Подведены итоги республиканского конкурса на тему "Прошлое и настоящее татарских купцов и меценатов".

Подведены итоги республиканского конкурса на тему "Прошлое и настоящее татарских купцов и меценатов".
Заведующая Ново-Арышской сельской библиотеки Рыбно-Слободского муниципального района РТ Разиля Мухаметрахимова заняла призовое место и была награждена дипломом I степени.
15 октябрь көнне Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе”, дигән тема буенча онлайн 5 нче республика конференциясе узды. Шулай ук әлеге тема буенча уздырылган конкурска нәтиҗә дә ясалды. Әлеге бәйгедә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова да катнашты. Ул бәйгегә «Изгелек җирдә ятмый" дигән темага Яңа Арыш авылы чишмәләренең иганәчеләре турында матур язма җибәргән иде.
Конференциядә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина катнашучыларны сәламләп, иң элек Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының ”Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиеваның, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салиховның сәламнәрен җиткерде.
Бөтендөнья татар конгрессының татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры,тарих фәннәре кандидаты, жюри рәисе Фәрит Уразаев һәр катнашучыга эчтәлекле мәкаләләре өчен рәхмәтләрен әйтте.Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеген югары бәяләп, методик үзәк булуын ассызыклады.
Чара Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Дәүләт Советының” Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), БТК ның татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә оештырылды. Һәм Россиядә Гаилә елы буларак билгеләнде.
-Конкурста Татарстан районнарыннан - Әлки, Балык Бистәсе, Мөслим, Арча, Әгерҗе, Ютазы,Чистай, Актаныш район мәктәп-гимназияләре, китапханәчеләре, шулай ук Казан мәктәпләре укучылары, укытучылары катнашты. Барлыгы 40 ка якын мәкалә алынды. 100гә якын кеше катнашты, -диде Флюра ханым Абдуллина.
Онлайн элемтәдә Рәзилә Мөхәммәтрәхимова үз авыл чишмәләренең иганәчеләре белән таныштырды. Аның хезмәте югары бәяләнеп, 1 нче дәрәҗә Дипломга ия булды.Шулай ук бәйгегә килгән язмалар “Безнең кавем” китабына да кертеләчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-tatar-saudaga..

#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны #ЯңаАрышавылыкитапханәсе