Әле генә башланып киткән 2024 елның уртасына да килеп җиткәнбез икән бит. Ни арада 6 ай вакыт узган диген... Шушы вакыт аралыгында безнең китапханәдә нинди эшләр башкарылганы турында нәтиҗәләр ясыйм. Киштәләрдәге папкаларны барлаган саен, бигрәк күп эшләр башкарганбыз икән без дип мактанып та алам да чаралар берсе артыннан берсе бүгенгедәй күз алдыннан уелып үтә. Күрсәтерлек эш-гамәлләребез, шөкер, шактый җыелган икән шул. Һәрвакыт яңалыкка омтылып, матур эшләр башкарып, үз өстебездә эшләп, күңел салып, тир түгеп яуланган хезмәт бит бу дим.
Ярты ел дәвамында Яңа Арыш авылы китапханәсе 35 төрле онлайн викториналарда, кроссвордларда, квестларда катнашты. Менә шуларның берничәсе: «Крымская весна», «Прыжок во Вселенную», «Творческий путь писателя К. Чуковского», «Города-герои великой Победы», «Семейное законодательство», «Счастье там, где семья...», «Знакомый незнакомец – М. Горький», “Книголюб» һ.б.
33 төрле төбәкара, бөтенрәсәй, республикакүләм акцияләрдә катнашып, Дипломнар, таныклыклар алдык. Шуларның кайберләре: «Я помню, я горжусь!», «Дарю тепло», «Библионочь – 2024», «Читаем детям о войне», «Папа, мамя, я – семья-ГТО», «200 МИНУТ ЧТЕНИЯ: Сталинграду посвящается», «Мой учитель родного языка», «Летопись сердец», «Роберт Миннуллинны укыйбыз», «Безопасный Рунет» һ. б .
16 Бөтенрәсәй, республикакүләм конкурсларда катнаштык, җиңүләр яуладык. Миргазиз Укмасыйга багышланган шигырь сөйләү бәйгесендә катнашып, җиңүче исеменә лаек булдык. Республикакүләм «Эш батыры-ил батыры», «Глаголица 2024» әдәби конкурсында, «Татар сүзе – 2024» Халыкара бәйгесендә, Бөтендөнья татр конгрессы оештырган «Солдат альбомы» һ.б. конкурсларда катнаштык. Әлеге кайбер бәйгеләрнең нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтәбез. Бәйгеләргә әзерлек һәм катнашу – үзе тырышлык бит әле ул!
✨Яңа Арыш авыл китапханәсе эшчәнлеген яктыртып, «Авыл офыклары», «Шәһри Казан», «Татарстан яшьләре» газетасы битләрендә 24 мәкалә дөнья күрде.
✨📖 ✨ «PRO.Культура.РФ» платформасында -78,
https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218039-21/ порталында -128 вакыйга куелган.
✨Шушы көннәрдә генә Бөтенрәсәй «Лучшие библиотечные практики» проектында катнашып, эшебезне юлладык. Май аенда Бөтенроссия Китапханә конгрессы: Рәсәйкүләм китапханәләр ассоциясе – XXVIII еллык» конференциясендә уңышлы чыгыш ясадым.
📖Ярты ел дәвамында китапханәбез 503 кешегә хезмәт күрсәтте. Шуларның 72 се – 14 яшькә кадәрге укучылар. Китапханәгә йөреш 5387 не тәшкил итә. Шунысы куандыра: Яңа Арыш авылы китапханәсендә төрле темаларга 92 чара үткәрелгән икән, аларда 1666 кеше катнашкан. Бигрәк тә күңелләрдә якташ шагыйрәм Гөлсинә Шакированың китабын тәкъдир итү кичәсе, «Туган телем – Тукай теле» әдәбият кичәсе, «Милләтем нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын-кыз» дип исемләнгән күркәм чара, махсус хәрби операциядә катнашучы егетебез белән очрашулар күңелләрдә истәлек булып уелып калды.
📖❤️Эшебез уңышлы дәвам итә. Алга таба да безнең белән бергә булыгыз!
#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны #НовоАрышскаясельскаябиблиотека
- Сайт: http://ribnaya-sloboda.tatarstan.ru/rus/novo-arishskaya-selskaya-biblioteka-filial-25-ribn.htm
- Телефон: не указан
- E-mail: narysh25.bibl@tatar.ru
- Адрес: 422656 РТ, Рыбнослободский р-н, Новый Арыш, ул.Школьная, д.50