Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Күгәрчен авыл җирлегендә "Гаилә тоткасы - Дин" дип исемләнгән күркәм чара

22 июль көнне, Гаилә елы кысаларында, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авыл җирлегендә "Гаилә тоткасы - Дин" дип исемләнгән күркәм чара узды. Чарада ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе, ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина,Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, районыбызның Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Балык Бистәсе Башкарма комитетының социаль-мәдәни бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, Күгәрчен авыл Җирлеге башлыгы Альберт Сафин, Мәскәү шәһәрендә яшәп, авылы өчен җан атып яшәүче Мәръямбикә Шәмсевәлиева (Рыжова), "Ак калфак» җирле бүлекчәсе кызлары, Күгәрчен халкы, райондашлар катнашты.
Күркәм чара бик борынгы тарихи бинада уздырылды. Әлеге бина Мәръямбикә Шәмсевәлиева һәм битараф булмаган кешеләр инициативасы белән реконструкцияләнә башлый, бүгенге көндә дә эшләр гөрләп бара.
Чарада төрледән -төрле мастер-класслар оештырылды, күргәзмәләр урын алды. "БИСТӘ КАБАРТМАСЫ" почмагы да кунаклар күңеленә хуш килде.
Безнең "Ак калфак" кызлары кунакларны шамаилләр, борынгы дини китаплар күргәзмәсе белән якыннан таныштырдылар. Чарада мөнәҗәтләр дә яңгырады. Кунакларның һәр чыгышы, фикерләре тирән мәгънәгә ия иде. Шулай ук, Күгәрчен авылында яшәп, матур гомер юлы узган гаиләләрне дә хөрмәтләделәр. Истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Чара бик эчтәлекле рухта узды.
Leisan Zalyalieva фотолары
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны #НовоАрышскаясельскаябиблиотека