Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Научно-практическая конференция, посвященная выдающемуся поэту, религиозному деятелю, нашему земляку Миргазизу Укмаси

14 июнь көнне Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә күренекле шагыйрь, дин әһеле, якташыбыз Миргазиз Укмасыйга багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге очрашу Россия кооперация университетының Дәрдмәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, Миргазиз Укмасыйның авылдашы, зәңгәр экраннар аша таныш булган Флера Абдуллина һәм Балык Бистәсе районы хакимияте ярдәмендә оештырылды. Анда филология фәннәре докторлары, әдәбият галимнәре Тәлгать Нәбиуллин, Зөфәр Рәмиев, Әлфәт Закирҗанов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының башка галимнәре белән беррәттән, район китапханәчеләре һәм шагыйрьләр, иҗат әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты катнашты. Балык Бистәсе районының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина конференциянең әһәмияте турында әйтеп, мондый чараның район тормышында зур вакыйга булуын искәртте. Журналист Раил Садретдинов Балык Бистәсе үзәк китапханәсенә гаилә архивында Миргазиз Укмасыйга бәйле сакланган фотосурәтне бүләк итте. Моннан 50 ел элек Укмасыйның оныгы Нелли (Наилә) тарафыннан Кече Укмас авылы зиратында төшерелгән фотода Укмасыйның кызы - Ләйлә дә бар.
Конференция кысаларында Миргазиз Укмасый шигырьләрен сәнгатьле укучылар конкурсына йомгак ясалды,җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Конференциядә ясалган чыгышлар барысы да бай мәгълүматлы иде.

14 июня в Рыбно-Слободской центральной районной библиотеке прошла научно-практическая конференция, посвященная выдающемуся поэту, религиозному деятелю, нашему земляку Миргазизу Укмаси. Эта встреча была организована при поддержке руководителя Центра татарской культуры имени Дэрдменда Российского университета кооперации, односельчанина
Миргазиза Укмаси ,телеведущая Флеры Абдуллиной и администрации Рыбно-Слободского района. В нем, наряду с докторами филологических наук, литературоведами Талгатом Набиуллиным, Зуфаром Рамиевым, Альфатом Закирзяновым и другими учеными Института языка, литературы и искусства им.Г. Ибрагимова, приняли участие библиотекари и поэты района, творческие деятели, общественные деятели. Заместитель главы Рыбно-Слободского района по социальным вопросам Айгуль Вафина, говоря о значении конференции, отметила, что такое мероприятие является большим событием в жизни района. Журналист Раиль Садретдинов подарил Рыбно-Слободской Центральной библиотеке сохранившуюся в семейном архиве фотографию.
В рамках конференции были подведены итоги конкурса чтецов Миргазиза Укмаси,победителям вручены дипломы и ценные подарки.

#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны #НовоАрышскаясельскаябиблиотека