Әдәби марафон
XXVII Дөньякүләм "Әдәби марафон"проекты нәтиҗәләре билгеле.
1-21 апрель көннәрендә үткәрелгән XXVII Әдәби марафон проектында катнашырга теләк белдереп 1840 гариза кабул ителгән һәм 1600 дән артык әдәби марафончы проектның финалына кадәр барып җитә алган. Әдәби марафонда АКШ, Италия, Төркия һәм Швециядән, Россиянең 16 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 40 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән катнашучылар проектның финалистлар исемлегенә кертелгән.
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова XXVII Дөньякүләм әдәби марафонында катнашып, чираттагы «әдәби әйдаман» статусын алды. Ул әлеге марафонда әдәби марафончыны үз канаты астына алып, һәр язманы барлап барды. Марафон тәмамлангач һәр укучы Финалист дипломы белән бүләкләнде.
Әдәби марафонны оештыручы Раил Мәүлет улы Гатауллинга һәм марафончыларыма иксез-чиксез рәхмәтемне белдерәм. Алдагы марафоннарда да бергә булыйк!
#әдәбимарафон2024
#РәзиләМөхәммәтрәхимова