Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Йомырка җыю йоласы

Май бәйрәмнәре Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы халкы күңелендә күкәй җыю бәйрәме булып истә кала. Әлеге гореф-гадәт бездә элек-электән сакланып калган. Авыл халкы иртә белән үк йомыркаларны буяп, тәм-томнарын әзерләп куя. Балалар исә өйдән өйгә кереп йомырка, күчтәнәчләр җыя башлыйлар. Әлеге бәйрәмгә шәһәр кунаклары да кушыла.
Бүген дә иртәнге сәгать 6 дан 13.00 сәгатькә кадәр, урам тулы бала-чагалар шау-гөр килеп йорттан-йортка кереп, күчтәнәчләр, йомыркалар җыйдылар., авылдашларын бәйрәм белән котладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ә хуҗалар исә, күчтәнәчләре белән сөендерделәр. Әлеге көн һәркем күңелендә матур истәлек булып саклана.

#РыбноСлободскийрайон #Новоарышскаясельскаябиблиотека
#ЯңаАрышавылыкитапханәсе