Информационно - познавательный час «Что я знаю о коррупции?».
Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова укучыларга «Мин коррупция турыда нәрсә беләм соң?» дип исемләнгән мәгълүмати - танып-белү сәгате үткәрде. Ул коррупция төшенчәсе турында сөйләде, сәбәпләре һәм формалары белән таныштырды. Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәнлегенә басым ясалды,ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Чара барышында укучылар фикерләре белән уртаклаштылар. “Игътибарлылык” уенында катнашып, укучылар ришвәт бирү ысулларын белделәр һәм шулай ук бу адымның җинаять икәнен, алай эшләргә ярамаска кирәген аңладылар, нинди очракларда күзәтергә булганын ачыкладылар, мисаллар китерделәр. Коррупциягә каршы көрәш буенча җанлы бәхәс алып бардылар. Укучылар көрәш чараларын да тәкъдим иттеләр. Хокук саклау органнарында эшләүчеләрнең явызларча хокук бозучылар белән эшлүнең никадәр катлаулы булуын аңладылар.
Шулай ук, укучылар "Коррупция язучылар иҗатында" дигән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Күргәзмәдә И. Крылов, А.Пушкин, А.Чехов, Н. Гоголь китаплары урын алган иде. Укучылар ошаган китапларны өйләренә дә яздырып алдылар.
Чара барышында укучылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән «Мин-коррупциягә каршы» бәйгесенә җибәрелгән рәсемнәр белән дә таныштылар. Әлеге бәйгедә Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбеннән биш укучыбыз катнашкан иде. Алга таба да укучыларыбыз әлге бәйгеләрдә катнашачакларын белдерделәр.
Заведующая Ново-Арышской сельской библиотекой Разиля Мухаметрахимова провела информационно - познавательный час «Что я знаю о коррупции?». Она рассказала о понятии коррупции, ознакомила с ее причинами и формами. В ходе мероприятия учащиеся обменялись мнениями. Участвуя в игре «Внимательность", учащиеся узнали о способах получения взятки, а также поняли, что этот шаг является преступлением, что делать нельзя, выяснили, в каких случаях можно наблюдать, привели примеры.
Также читатели ознакомились с книжной выставкой "Коррупция в творчестве писателей".
#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон
#Новоарышскаясельскаябиблиотека
#ЯңаАрышавылкитапханәсе