"Иманлы булыйк!" дини чара
Яңа Арыш авылында дини чаралар узып тора. Бүген дә "Иман нуры" мәчетендә "Иманлы булыйк!" дип исемләнгән күркәм чара узды.Чараны Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, күп еллар дәвамында мәчеттә белемнәр бирүче мөгаллим Дамир Хатыйп улы Нәбиуллин алып барды. Ул мәгънәле вәгазьләр, изге аебыз-Рамазан ае башлануы хакында сөйләде. Укучыларның һәрберсе
яттан Коръәннән сурәләр укыдылар.
Тәҗрибәле укытучы, күп еллар "Иман нуры" мәчетендә балаларга, яшьләргә, өлкән буынга Ислам дине нигезләреннән дәресләр бирүче мөгаллимә Галия Гыймран кызы Нәбиуллина динебез турында укучыларның белемнәрен камилләштереп, сораулар бирде. Укучылар бик теләп җаваплар бирделәр.
Мәчетебезне һәрвакыт барлап, кунакларны каршы алып, тәмле ризыклар белән сыйлаучы Зәмзәмия Хөснетдинова да әлеге чарадан читтә калмады. Укучыларның һәрберсен якын күреп, тәм-томнардан авыз иттерде. Кайнар чәйләр белән сыйлады.
Әйе, балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били.
Һичшиксез, мәчеттә алган бу белемнәр балаларга алдагы тормышта да төп ярдәмче булып торыр дип өметләнәбез. Сабый вакыттан ятланган изге догалар, Аллаһ сүзләре тормышларында маяк булып торырлар. Кояшлы җәйге көннәрнең рәхәтлеген тоеп, озын яллардан соң агымдагы көздә алар тагын укуларын дәвам итәчәкләр.
Хәерле сәгатьтә булсын! Изге Рамазан ае мөбәрәк булсын!
✨ Сегодня в мечети "Иман нуры" прошло мероприятие. Вел встречу директор Ново-Арышской средней общеобразовательной школы Дамир Хатипович Набиуллин, на протяжении многих лет преподававший в мечети. Он рассказал о содержательных проповедях, о начале священного месяца Рамадан. Каждый из учеников
читали наизусть суры из Корана.
Опытный учитель, много лет преподающий в мечети "Иман нуры" основы ислама детям, молодежи, старшему поколению, Галия Гимрановна Набиуллина задавала вопросы, совершенствуя знания учащихся о нашей религии. Ученики охотно откликнулись.
Не осталась в стороне от мероприятия и Замзамия Хуснутдинова, которая всегда встречает гостей и угощает их вкусными блюдами. Она угощала горячим чаем и сладостями.
#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны
#ЯңаАрышавылы