Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Встреча с мужчинами, служившими на афганской земле

Бүген, 14 февраль көнне, Яңа Арыш урта мәктәбендә Әфганстан җирендә хезмәт иткән ир-егетләр белән очрашу кичәсе узды. Чарада әфганчы авылдашларыбыз Кәримов Наил, Дәүләтшин Хәлил, Гәлиев Гәфият, Кәримов Госман абыйлар, тормыш иптәшләре катнашты. Чараны күп еллар тарих һәм җәмгыять фәненнән белем бирүче укытучыбыз Илнур Галимов ачып җибәрде, әфганчы авылдашларга, гаиләләренә изге теләкләр җиткерде. Чара барышында әфганчылар Әфганстанда булган хатирәләре белән уртаклаштылар.
Очрашу барышында мәктәп укучылары җырлар, шигырьләр башкардылар. Катнашучылар Әфганстанда батырларча һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында барлык катнашучылар әфганчыларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар теләделәр. Соңыннан очрашу кичәсе чәй табыны артында дәвам итте.
Ильдар Альмиев , сезгә бик зур рәхмәтемне җиткерәм.

  Сегодня, 14 февраля, в МБОУ "Ново-Арышской СОШ" прошла встреча с мужчинами, служившими на афганской земле. В мероприятии приняли участие наши афганские односельчане Каримов Наиль, Давлетшин Халил, Галиев Гафият, Каримов Гусман и супруги. Мероприятие открыл преподаватель истории и обществознания Ильнур Галимов, который передал добрые пожелания семьям и односельчанам-афганцам. В ходе мероприятия афганцы поделились воспоминаниями о своем пребывании в Афганистане.
В ходе встречи школьники исполнили песни, стихи. Участники почтили минутой молчания память воинов, павших смертью в Афганистане. В завершении мероприятия все участники пожелали афганцам крепкого здоровья, счастья, благополучия, успехов. Затем вечер встречи продолжился чаепитием.

#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон
#Новоарышскаясельскаябиблиотека
#ЯңаАрышавылкитапханәсе