Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

80-летний юбилей имама-мухтасиба Фарита хазрата Хуснутдинова.

17 февраль көнне Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова имам-мөхтәсиб Фәрит хәзрәт Хөснетдиновның 80 яшьлек гомер бәйрәмен алып барды. Мәҗлестә Татарстан Республикасы рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Хашимова Нурия Миңнәхмәт кызы, Мансур Хашимов, Балык Бистәсе районында күп еллар имамлык вазыйфасын башкарган Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов, хәзерге вакытта районда имам-мөхтәсиб вазыйфасын башкаручы Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов, төрле авыллардан килгән имамнар, туганнар, дуслар катнашты. Хәтта Алма-Ата шәһәреннән кайткан туганнар да биредә иде.Юбилярга мәҗлес дәвамында матур, изге теләкләр юлланды. Кунаклар уеннарда да актив катнаштылар. Сәүдәхан хәзрәт, Гөлсинә абыстай мөнәҗәтләр башкардылар, кунаклар арасында җырлар да бүләк итүчеләр булды. Мәҗлес күңелле узды.

 17 февраля заведующая Ново-Арышской сельской библиотекой Разиля Мухаметрахимова провела 80-летний юбилей имама-мухтасиба Фарита хазрата Хуснутдинова.
#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон
#Новоарышскаясельскаябиблиотека
#ЯңаАрышавылкитапханәсе