Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе утырышы узды.
Бүген Балык Бистәсе районының Ф.Әхмәдиев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе утырышы узды.Эшлекле очрашуда Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, "Ак калфак" татар хатын-кызлары җирле оешмасы җитәкчесе Рәхимә Рәшитова, район мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлеге рәисе Идалия Мәхмүтова, районыбызның мәгариф һәм мәдәният бүлекләре вәкилләре катнашты.
Чара барышында телебез, милләтебезне саклап калуга корылган фикер алышулар – барысы да уйланырга мәҗбүр итә.
Җирле бүлекчә җитәкчесе Ильвера Касыймова 2023 елда башкарылган эшләр хакында сөйләде, алга куелган максат-планнар белән таныштырды.
-Татар халкының киләчәге безең һәрберебездән, омтылышларыбыздан һәм гамәлләребездән тора. Алга таба да бер-беребез белән кулга-кул тотынып эшләргә язсын,-дип белдерде бүлек җитәкчесе.Чараны йомгаклап, район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина чарада катнашучыларга татар телен, милли мәдәниятне үстерү юнәлешендә киңәшләре, эшлекле фикерләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Сегодня в здании Детской школы искусств им.Ф. Ахмадеева Рыбно-Слободского района состоялось заседание Рыбно-Слободского местного отделения Всемирного конгресса татар.В рабочей встрече приняли участие заместитель руководителя исполкома Рыбно-Слободского района по социальным вопросам Айгуль Вафина, начальник районного отдела культуры Лилия Каримуллина, руководитель местной организации татарских женщин "Ак калфак" Рахима Рашитова, председатель районного Общественного союза мусульманских женщин Идалия Махмутова, представители районных отделов образования и культуры.
Руководитель местного отделения Ильвера Касимова рассказала о проделанной в 2023 году работе, ознакомила с планами и задачами.
—Будущее татарского народа зависит от каждого из нас, от наших устремлений и действий. Пусть и дальше мы будем работать рука об руку,-заявил руководитель местной организации Всемирного конгресса татар в Рыбно- Слободском муниципальном районе. Подводя итоги мероприятия, заместитель руководителя районного исполнительного комитета Айгуль Вафина поблагодарила участников за советы и идеи, направленные на развитие татарского языка, национальной культуры.