Вечер “Укытучы булу-мәртәбә”
На днях заведующая Ново-Арышской сельской библиотеки Разиля Мухаметрахимова в Ново-Арышской средней общеобразовательной школе в рамках года учителя и наставника провела итоговый вечер “Укытучы булу-мәртәбә”, чествуя труд своих учителей, которые неустанно трудятся, сеют в душе семена добра и учат отличать добро от зла. На вечере присутствовали уважаемые учителя, работающие сегодня в нашей школе, директор школы. Каждый из них принимал активное участие в искренних разговорах, занимательных, ситуационных играх, развлекали песнями.
Во время мероприятия все наши учителя проявили находчивость, преданность своему делу и делились опытом. Встреча прошла в теплой, содержательной атмосфере.
Шушы көннәрдә Яңа Арыш авыл китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә армый-талмый хезмәт куючы, күңелләргә яхшылык орлыклары сибеп, акны – карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәткән мөгаллимнәребезнең хезмәтен хөрмәтләп, «Укытучы һәм остаз елы»н йомгаклау кичәсе уздырдык. Кичәдә бүгенге көндә мәктәбебездә хезмәт куючы мөхтәрәм укытучыларыбыз, мәктәп директоры катнашты. Һәрберсе эчкерсез сөйләшүләрдә, мавыктыргыч, ситуатив уеннарда бик актив катнашып, җырлап күңел ачтылар, фикерләре белән бүлештеләр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Укытучыларыбыз барысы да тапкыр, үз эшенә бирелгән, тәҗрибәле булулары әлеге чарадан соң тагын да горурлык хисләре уятты. Очрашуыбыз җылы, эчтәлекле атмосферада узды.