Посетили Хайрутдинова Раиля Ибрагимовича
Җәмгыятьтә һәр кеше төрле һәм үзенчә, кабатланмас шәхес. Ходай тарафыннан җибәрелгән сынаулар да һәр кешегә тигез итеп бирелми бит. Әмма ни генә булмасын, һәркемнең бу җирдә үзен кирәкле итеп тоеп, шатланып яшәргә хокукы бар. Елның-елында 1-10 декабрь көннәрендә илебездә инвалидлар ункөнлеге үтә. Без дә үз эшебезне дәвам итеп, мөмкинлеге чикле кешеләрнең хәлен белергә, сөендерергә ашыгабыз. Бүген исә, Хәйретдинов Раил Ибраһим улының йортында булдык. Безне ишектән алга атлавыбызны күреп, ашыгыч кына гармунын алып "уйный" башлады. Биетеп тә, үзе белгән көйләрне сузып, моңландырып та алды. Бар иде бит вакытлар... Татар халык көйләрен сузган вакытлары... Сабан туена сөлге җыйганда бергәләшеп йөри идек...Күпме кешене биетеп, күңел ачтыручы да Раил абый иде. Инде хәзер яше дә олыгая бара. Аны күп еллар бертуган апасы Гөлсинә апа тәрбияли. Аллаһы Тәгалә аңа күркәм сабырлыклар, күңел тынычлыгы насыйп итсен.
Ничек кенә булмасын аларның күңелләре саф, ниятләре изге, теләкләре уртак. Кайчак тышкы кыяфәте белән сәламәт булган кешеләрнең эчке матурлыкларында кимчелек булырга мөмкин. Кайвакыт исә тирә-ягыбыздагы кешеләрне дә күрә белмибез. Физик мөмкинлеге чикле кешеләргә сәерсенеп карыйбыз. Ә бит аларның да БӘХЕТЛЕ булырга хаклары бар. “Мондый кешеләр” көн саен авыруга каршы көрәштә, шуңа күрә алар мөлаем караш, якты мөнәсәбәт, аңлашып сөйләшүләргә мохтаҗ. Шуңа күрә бер-беребезгә карата һәрвакыт игътибарлы һәм ихтирамлы булсак иде.
✨✨✨✨ Сегодня, 4 декабря, в рамках Декады инвалидов, заведующая Ново-Арышской сельской библиотеки Мухаметрахимова Р.Н.совместно с заведующим клуба Ситдиковой Г.С. посетили Хайрутдинова Раиля Ибрагимовича.
Мы постарались привнести немного радости в их повседневную жизнь, подарили подарки, приободрили теплыми словами. Он очень обрадовался нашему маленькому вниманию.
#НовоАрышскаясельскаябиблиотека
#РыбнаяСлобода
#Декадаинвалидов