Шагыйрә, публицист Фәүзия Солтан (Галиуллина)ның иҗат кичәсе
27 ноябрь көнне Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә, публицист Фәүзия Солтан (Галиуллина)ның иҗат кичәсе узды. Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, язучы, тәнкыйтьче, халык язучысы Тәлгат Нәби улы Галиуллин, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина, Татарстанның халык артисты, җырчы Азат Тимершәех , китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Шагыйрәне Район администрациясе башлыгы исеменнән Мәгариф бүлеге җитәкчесе Садыйков Илсур Мансурович, Мәдәният бүлеге башлыгы Кәримуллина Лилия Венеровна, Татар конгрессының Балык Бистәсе бүлеге җитәкчесе Касыймова Ильвера Ширияздан кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары исеменнән Мингалиева Рәмзия тәбрикләде. Юбилярның җырларын якташлары Индира Илалова, Рәмилә Сөнгатуллина башкардылар. Бик күп шигырьләр яңгырады. Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех Фәүзия Солтанның сүзләренә һәм көенә язылган җырларын бүләк итте. Иҗади кичә бик җылы, күңелле узды. Кичәгә килгән һәр кеше сөенеп, рухи азык алып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.
27 ноября в Рыбно-Слободской центральной районной библиотеке состоялся творческий вечер члена Союза писателей Татарстана, лауреата литературной премии имени Сажиды Сулеймановой, поэтессы, публициста Фаузии Султан (Галиуллиной). На вечере приняли участие заместитель председателя Союза писателей Татарстана, поэт Рифат Замал, писатель, критик, народный писатель Талгат Набиевич Галиуллин, поэтесса Расима Гарифуллина, народный артист Татарстана , певец Азат Тимершаех, библиотекари, учителя татарского языка и литературы. От имени главы администрации района поэтессу поздравили начальник отдела образования Садыков Ильсур Мансурович, начальник отдела культуры Каримуллина Лилия Венеровна, начальник Рыбно-Слободского отдела конгресса татар Касимова Ильвера Ширияздановна, учительница татарского языка и литературы Мингалеева Рамзия. Песни юбиляра исполнили его земляки Индира Илалова, Рамиля Сунгатуллина. Прозвучало много стихов. Народный артист Татарстана Азат Тимершаех подарил песни, написанные на слова и музыку Фаузии Султан. Творческий вечер прошел очень тепло и весело.
#РыбнаяСлобода