Урок мужества «Вспомним комсомольцев, отдадим им честь»
29 октябрь көнне Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлегенә (ВЛКСМ) 105 ел тула. Бу яшьләр оешмасы күп кешеләрнең язмышында тирән эз калдырды. Комсомол кешене, аның шәхси сыйфатларын формалаштыра. Монда төрле чорлардагы тормышка карашлар расланган, бер буыннан икенче буынга аның данлы традицияләре тапшырылган. Авыр минутларда комсомол халыкка, үз Ватанына булган мәхәббәтен исбатлаган. Шушы көнгә багышлап, 27 октябрь көнне Яңа Арыш авыл китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Яңа Арыш мәктәбе укытучысы Әлмиев Илдар Әхкам улы белән берлектә, Яңа Арыш урта мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән «Комсомолчыларны искә төшерик, аларга хөрмәт күрсәтик» дигән батырлык дәресе үткәрде. Чарада укучылар комсомолның оешма гына түгел, бу безнең дәүләт тарихында тулы бер чор икәнен белделәр. Чарада Комсомол тарихы, комсомолларның нәрсә белән яшәве, ничек эшләве, нәрсә турында хыяллануы, нинди бурычлары һәм кагыйдәләре турында белделәр. Үзенең комсомол яшьлеге турындагы истәлекләре белән ОБЖ укытучысы Әлмиев Илдар Әхкам улы уртаклашты. Әңгәмә барышында ул комсомолга ничек һәм кемне кабул итүен, уставны ничек өйрәтүен, В.И.Ленин силуэты белән кызыл билеты һәм Комсомол билгесе алуын сөйләде. Өлкән буынга мондый чаралар яшьлек елларын искә төшерергә мөмкинлек бирә, ә яшьләрдә тарихи үткәнгә хөрмәт хисе уята.
✨✨✨Всесоюзному Ленинскому Коммунистическому Союзу Молодежи (ВЛКСМ) исполняется 105 лет. Эта молодежная организация оставила заметный след в судьбе многих людей. Комсомол формировал человека, его личностные качества. Здесь утверждались взгляды на жизнь в разные эпохи, от одного поколения к другому передавались его славные традиции. В трудную минуту комсомол доказывал свою любовь к народу, своей Родине. В связи с этим, 27 октября, заведующая Ново-Арышской сельской библиотеки Разиля Мухаметрахимова совместно с учителем ОБЖ Альмиевом Ильдаром Ахкамовичем провели урок мужества «Вспомним комсомольцев, отдадим им честь» с учащимися 8-9 классов Ново-Арышской СОШ. На мероприятии учащиеся узнали, что комсомол – это не просто организация, это – целая эпоха в истории нашего государства. На мероприятии говорили об истории комсомола, о том, чем жили комсомольцы, как работали, о чём мечтали, какие были у них обязанности и правила. Интересными воспоминаниями о своей комсомольской юности поделился учитель ОБЖ Альмиев Ильдар Ахкамович. В процессе беседы он рассказал как и кого принимал в комсомол, как учил устав, как получал алую книжечку с силуэтом В.И. Ленина и комсомольский значок. Старшему поколению такие мероприятия дают возможность окунуться в светлые прожитые годы, а у молодежи вызывают чувство уважения к историческому прошлому.
Ильдар Альмиев, спасибо за совместную работу.
#РеспубликаТатарстан
#РыбноСлободскийрайон
#БалыкБистәсерайоны
#ЯңаАрышавылыкитапханәсе
#Новоарышскаясельскаябиблиотека
#АльмиевИльдарАхкамович
#Новоарышскаясредняяобщеобразовательнаяшкола
#ЯңаАрышуртагомумибелембирүмәктәбе