Авылыбызда өлкәннәребезгә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә.
Бүген, Яңа Арыш авылында гомер кичерүче Нуретдин абыйның 95 яшьлек олы юбилее.
Нуретдин абыйның яшьлеге авыр сугыш еллары белән бәйләнеп, бик күп авырлыклар аша узса да, михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткән хөрмәтле тыл ветераны, авылыбызның иң өлкән кешесе. 95 яшькә кадәр яшәү һәркемгә бирелми. Юбилярыбыз һәр туган таңны сөенеп каршылап, кызы, оныклары янәшәсендә, тыныч картлыгының рәхәтен күреп яши.
Район җитәкчелеге дә ветераннарны бик кайгыртып яши. Бүгенге күркәм юбилей көнен тагын да тулыландырып, Нуретдин абый район хакимиятеннән дә ихлас теләкләр, истәлекле бүләкләр кабул итте. Юбилярны котлап, Балык Бистәсе район башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, социаль яклау бүлеге башлыгы Исмәгыйлев Рафаэль Дәүләтярович, Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Зарипов Хәлим Сәлимҗан улы чын күңелдән теләкләрен җиткерделәр. Котлауларга Яңа Арыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Гөлүзә Ситдыйкова , Рәзилә Мөхәммәтрәхимова да кушылды.
✨Нуретдин Гыйльметдин улына киләчәктә дә хәерле сәламәтлек, җан тынычлыгы, рух күтәренкелеге теләп калабыз.
Олы юбилее белән котлыйбыз. 🌹🌹🌹
✨✨✨Сегодня с 95-летием поздравили труженика тыла Великой Отечественной войны Хайрутдинова Нуретдина Гильмутдиновича.
В адрес юбиляра прозвучали искренние пожелания от заместителя главы района Ахметзяновой Фирдании Гумаровны, начальника отдела социальной защиты Исмагилова Рафаэля Давлетяровича, главы Новоарышского сельского поселения Зарипова Халима Салимзяновича.
К поздравлениям присоединился и работники культуры Новоарышского сельского поселения Гулюза Ситдикова и Разиля Мухаметрахимова.
#Новоарышскаясельскаябиблиотека
#РыбноСлободскийрайон
- Сайт: http://ribnaya-sloboda.tatarstan.ru/rus/novo-arishskaya-selskaya-biblioteka-filial-25-ribn.htm
- Телефон: не указан
- E-mail: narysh25.bibl@tatar.ru
- Адрес: 422656 РТ, Рыбнослободский р-н, Новый Арыш, ул.Школьная, д.50