Встреча с юными земляками
Бүген, 24 октябрь көнне, Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә яшь якташ талантларыбыз белән очрашу кичәсе узды. Очрашуга «Йолдызлар шулай куша» дип исемләнгән китап авторы,«Иделем акчарлагы» бәйгесендә проза жанрында I урынга лаек булган, «Таян Аллага» әдәби бәйгесендә Грант-при иясе — Алинә Бикмуллина , Казан шәһәренең «Шәһри Казан» газетасының талантлы журналисты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Дания Нәгыйм-Галяутдинова , журналист, радио һәм телевидение тапшырулары авторы, алып баручы Раиль Садретдинов чакырылган иде. Кичәдә "Аксакаллар шурасы" вәкилләре, аксакаллар , китапханәчеләр катнашты.Кичә барышында, яшь талантлар киләчәккә планнары, иҗатлары турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Язучыларыбыз прозадан тыш, берсеннән-берсе матур шигырьләр дә иҗат итәләр. Тамашачылар игътибарына, шигырьләрен дә бүләк иттеләр. Кичә бик җылы мөгалләмәдә үтте.
Очрашуны оештыручы һәм алып баручы Вазих Фатиховка, Балык Бистәсе район үзәк китапханәсе җитәкчесе Рахима Рашитовага чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Сегодня, 24 октября, в Рыбно-Слободской центральной районной библиотеке состоялась встреча с юными земляками. На встречи были приглашены автор книги «Йолдызлар шулай куша», обладательница I места в конкурсе«Иделем акчарлагы» в жанре прозы, Гран-при литературного конкурса «Таян Аллага» — Алина Бикмуллина, талантливый журналист газеты «Шәһри Казан» г. Казани, член Союза писателей Татарстана Дания Нагим-Галяутдинова , журналист, автор радио-и телепередач, ведущий Раиль Садретдинов. На вечере присутствовали представители "Совета аксакалов", библиотекари. В ходе вечера юные таланты рассказали о своих планах на будущее, творчестве, ответили на интересующие вопросы. Помимо прозы, писатели пишут и стихи. Вниманию зрителей были представлены и их стихи. Вечер прошел в очень теплой атмосфере.
Выражаем огромную благодарность организатору и ведущему встречи Вазиху Фатихову, руководителю Центральной районной библиотеки Рахиме Рашитовой.