Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Балык Бистәсе районы “Чулман” командасы Төньяк башкалабыз Санкт-Петербург шәһәрендә "Аулак өй- көрәш"төбәкара проектында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар

Шушы көннәрдә Рәшитова Рәхимә Габдулхан кызы җитәкчелегендә Балык Бистәсе районы “Чулман” командасы Төньяк башкалабыз Санкт-Петербург шәһәрендә "Аулак өй- көрәш"төбәкара проектында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Программа бик эчтәлекле, командалар бик көчле иде! Һәрбер команда Сария Закирова җитәкләгән Төбәкара "Аулак өй-көрәш" проекты уздырган алдагы ярышларда җиңү яулап, Санкт Петербург шәһәренә юллама алучылардан иде. Шуңа да һәрбер төбәктән килгән команда үзләренең йолаларын, белемнәрен, осталыкларын , сәләтләрен күрсәтте. Балык Бистәсе, Балтач районы, Киров өлкәсе Малмыж районы һәм Мордовиянең Ләмберә районыннан килгән командалар үзенчәлекле, җиңүгә лаек чыгышлары белән Төньяк калабызның тамашачыларын таң калдырды.
Санкт Петербург каласында әдәби көрәштә җиңүче  команда: Республикабызның Балтач районы , Балык Бистәсе районнары, Киров өлкәсе, Малмыж районы җыелма командасы Мәскәүгә «Аулак өй- көрәш» төбәкара проектында катнашырга чакыру алды! Мөмкинлектән файдаланып, "Аулак өй-көрәш" проекты авторы Сәрия Закировага, безгә очрашулар, экскурсияләр оештырып, теплоходта милли киемнәрдән җырлап узарга мөмкинлек булдыручыларга, бар көчләрен куеп булышучы Татарстан Республикасының Даими вәкиле Р. Н.Валиуллинга, Сабиров Дамир әфәндегә, Сиринә ханым Зинуровага һәм Әлфия ханым Рахматуллинага Державин музеенда бик эчтәлекле экскурсия уздырганы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!


“Аулак өй - көрәш” төбәкара проекты ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, “Сәләт” иҗтимагый оешмасы, Студентлар Лигасы ярдәме белән оештырыла!
Проект авторы Сәрия Закирова.