14 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә “Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедиянең премьерасын карадык.
14 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә “Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедиянең премьерасын карадык.Әлеге спектакльдә якташларыбыз, авылдашыбыз Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Сәкинә Минханова белән тормыш иптәше Рамил Минханов та катнаштылар. Горурланып карап утырдык. Сәхнәгә чыгу белән, "безнекеләр" дип төртәм Рамилгә. Спектакль 2 сәгатьтән артык дәвам итте. Бу вакыт аралыгында еладык та, елмайдык та, көлдек тә. Уйландырырлык, яратырга өйрәтә торган әсәр булды.Мәхәббәткәбагышланган комедия иде. Рәзинә (Сәкинә Минханова) белән Саматның да (Рамил Минханов)озак вакытлар узуга карамастан,мәхәббәт, сөю хакына кабат очрашып калулары күңелләребезгә җылылык өстәде.Төп геройларның да бер-берсенә мәхәббәт аңлатулары бик ошады. “Килен төшерү” йоласын да күрсәттеләр. Сокланып карап утырдык. Күңелләргә, йөрәкләргә үтеп керерлек искиткеч әсәр сайлаганнар. Артистларга яңа иҗади үрләр,ныклы сәламәтлек, һәрбер башлангычларыгызда уңышлар телибез! Тамашачыларыгыз күп булсын!
https://vk.com/id175836674 , https://vk.com/id132069755 хезмәтегез бәхет китерсен!Бик зур рәхмәт Сезгә!
#Театр
#Якташларыбыз
#СәкинәМинханова
#РамилМинханов
#СәкинәМинхановага65яшь
#Юбилейелы