Участие в конкурсе «Путешествие в поэзию», который посвящен 75-й годовщине со дня рождения Роберта Мугаллимовича Миннуллина
Талантлы шагыйребез Роберт Миңнуллинның әсәрләрен китапханәбез укучылары аеруча яратып укыйлар. Алар кызыклы, мавыктыргыч һәм истә калырлык җиңел телдә язылганнар. Быел язучының гаиләсе Роберт Миңнуллин исемендәге фонд булдырды. Һәм, мәгълүм булганча, әлеге фонд шагыйрь исемен йөртүче Республика балалар китапханәсе белән берлектә Р.Миңнуллин иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыру, укучы балаларны иҗади эшчәнлеккә өндәү, татар теленә игътибарны арттыру максатыннан “Шигърияткә сәяхәт” дип аталган иҗади бәйге игълан итте. Әлеге бәйгедә безнең китапханәнең укучылары Зәйнәп һәм Рәсүл Мөхәммәтрәхимовлар да катнашып, сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Р.S.
Здравствуйте!
Выражаем Вам сердечную благодарность и искреннюю признательность за активное участие в конкурсе «Путешествие в поэзию», который посвящен 75-й годовщине со дня рождения Роберта Мугаллимовича Миннуллина – народного поэта Республики Татарстан, лауреата Государственной премии им. Г. Тукая и премии им. Г. Х. Андерсена!
Ваше активное участие вносит неоценимый вклад в развитие и процветание культуры нашего народа и сохранение традиций Татарстана!
#НовоАрышскаясельскаябиблиотека
#РеспубликаТатарстан
#РыбноСлободскийрайон
#НовоАрышскаясельскаябиблиотека
#РазиляМухаметрахимова
#БалыкБистәсерайоны
#годнациональныхкультуритрадиций
#Миллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы