Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Челлендж «У войны не женское лицо».

Ново-Арышская сельская библиотека Рыбно-Слободского муниципального района РТ приняла участие в челлендже «У войны не женское лицо».

Ситдикова Хәләмгөл Галим кызы 1929 нчы елның 20 нче гыйнварында Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында Кәримуллин Рамил һәм Гафифә апаларның гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.Барысы бергә җиде бала булалар.Ул Яңа Арыш авылы мәктәбендә дүрт сыйныф белем ала.Хәләмгөл әбигә алга таба уку, белем алу насыйп булмый.Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиләрен сугышка алалар.Олы бала буларак, Фаягөл апасын окоп казырга, Гәйҗан абыйсын военкомат ФЗОга алып китәләр.Шулай итеп, Хәләмгөл әбигә энеләрен, сеңелләрен тәрбияләргә кирәк була.Әтисе сугышта булган вакытта фронт белән авыл арасында хатлар йөреп тора.Ул кызына “Синдә генә бөтен ышанычым, әниеңә булыш!” -дип хатлар яза.Хәләмгөл әби әтисенең сүзен аяк астына салып таптамый.Олылар белән бергәләп симәнә ташу, урак уру, кырда утау эшләрендә йөри. Эштән арып-талып кайткач өйдә калган сеңелләренә черек бәрәңге , алабута, кычыткан җыю –аның өстендә була.
Сугыш тәмамлана.Әтиләре сугыштан кайта.Сугыштан кайткач бик озак урын өстендә ята. Тиз генә тернәкләнә алмый.Шулай итеп, Хәләмгөл әби үсеп буйга җитә.1948 елда үзебезнең авыл егете Нәҗип абыйга кияүгә чыга.Алар Нәҗип абый белән дүрт балага җан бирәләр.Хәләмгөл әби гомере буе фермада сыер савучы булып хезмәт итә.Ул вакытта бар эш тә кул хезмәте белән эшләнгән.Нәҗип абый колхозда тракторда эшли.Бер-бер артлы балалары буйга җитә, гаилә коралар.Хәләмгөл әбинең бүгенге көндә 8 оныгы, ике оныкчыгы бар.Бүгенге көндә кече малае-Вәкил , килене Гөлүзә тәрбиясендә яши. Ул гаиләдә кадерле әни дә, дәү әни дә.Балалары кайтканда һәрвакыт күңеле көр, табыны әзер аның .
#Увойнынеженскоелицо
#ДеньПобеды
#Мыпомним
#ДеньПобеды78
#РеспубликаТатарстан
#РыбноСлободскийрайон
#НовоАрышскаясельскаябиблиотека
#РазиляМухаметрахимова
#БалыкБистәсерайоны