Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

"Син күрмәгән яңа буын килде,котлап бүген туган көнеңне ..." сәнгатьле уку конкурсы

Яңа Арыш авылы китапханәсе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Син күрмәгән яңа буын килде,котлап бүген туган көнеңне ..." дип исемләнгән сәнгатьле уку конкурсы игълан итә.
Конкурста катнашу шартлары:
1) Габдулла Тукайның үзегез яраткан әсәрен укып(яттан сөйләп ),видеоролик төшерергә (хронометраж 2 минуттан артык түгел);
2) Видеоны 24 апрельгә кадәр түбәндә күрсәтелгән ватсап номерына +79586229729 юлларга.

Барлык катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә дипломнар әзерлибез. Рәхим итегез!
Бәйрәм тантанасын соңрак хәбәр итәчәкбез.
#ГабдуллаТукай#Шигърият#БалыкБистәсерайоны#ЯңаАрышавылыкитапханәсе