Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Рәсимә Гарифуллинаның юбилей кичәсе

Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” иясе, Татарстан язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы, күп китаплар авторы, Рәсимә Әхмәтзакир кызы Гарифуллинаның юбилее уңаеннан “Сез булганга якты минем күңел, сез булганга җирдә мин яшим” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Кичәне китапханә хезмәткәре Фәүзия Хөсәенова алып барды. Әлеге чарада шагыйрәнең иҗатын яратучылар, китапханәчеләр, мәктәп укучылары, язучылар, аның дуслары, туганнары, бергә эшләгән хезмәттәшләре катнашты.

 На днях состоялся творческий вечер известной поэтессы, заслуженного работника культуры Республики Татарстан, обладателя премии журналистов «Хрустальное перо», члена союза писателей и журналистов Татарстана, автора многих книг Расимы Гарифуллиной. Мероприятие вела работник библиотеки Фаузия Хусаинова.
На празднике приняли участие любители ее творчества, библиотекари, школьники, писатели, друзья и коллеги.
#Годнациональныхкультуритрадиции
#РеспубликаТатарстан
#РыбнаяСлобода
#РыбноСлободскийрайон
#Новоарышскаясельскаябиблиотека
#РазиляМухаметрахимова
#ЯңаАрышавылкитапханәсе
#БалыкБистәсе