Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсендәге җирле оешма вәкилләренең чираттагы утырышы
23 март көнне Балык Бистәсе районының Ф.Әхмәдиев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсендәге җирле оешма вәкилләренең чираттагы утырышы булып узды. Ул түгәрәк өстәл артында үтте. УтырыштаТатарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы, районыбызда эшләп килүче төрле оешма вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, конгресс әгъзалары катнашты.
Утырыш барышында үзебезнең фикер-тәкъдимнәребез белән уртаклаштык. Тормышка ашырасы планнарыбыз турында да җиткердек. Башкарылган эшләргә дә анализ ясадык. Идеяләребезне тормышка ашыру өчен дә бик күп фикерләр тупладык.
Алга таба да очрашуларыбыз көтелә. Эшләребез дәвамлы, нәтиҗәле булсын.
23 марта в здании ДШИ им.Ф.Ахмадеева Рыбно-Слободского района состоялось очередное заседание представителей местных организаций Всемирного конгресса татар Рыбно-Слободского муниципального района. Он прошел за круглым столом. В заседании приняли участие заместитель руководителя исполнительного комитета Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан по социальным вопросам Вафина Айгуль Камилевна, представители различных организаций, работающих в районе, работники культуры, члены Конгресса.
В ходе заседания мы обменялись мнениями и предложениями. Доложили и о планах, которые нам предстоит реализовать. Проанализировали и проделанную работу. Мы собрали много идей для реализации.
Ожидаются встречи и в дальнейшем. Пусть наша работа будет продолжительной, эффективной.
#РеспубликаТатарстан
#РыбноСлободскийрайон
#БалыкБистәсерайоны
#Бөтендөньятатарконгрессы