Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

"Абыстайлар җыены"

Бүген, 14 март көнне, Балык Бистәсе районы мәдәният йортында зур дини чара узды. Чарада Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, Татарстан мөселман хатын - кызлары берлегенең иҗтимагый оешмасы рәисе Наилә Җиһаншина, Балык Бистәсе районы Имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, Балык Бистәсе муниципаль районының мөслимәләр берлеге рәисе Идалия Мәхмүтова һ.б. катнашты. Кунаклар өчен, Рәхимә Габдулхановна җитәкчелегендәге "Ак калфак" татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешмасы күргәзмәсе оештырылды.
Әлеге күркәм чарага Яңа Арыш авылыннан да абыстайларыбыз Гөлсинә Хәйретдинова, Гөлфирә Шакирова, Галия Нәбиуллина чакырылган иде. Гөлсинә абыстай "Муса" мөнәҗәтен башкарды. Алар балаларның чыгышларын карап, мөнәҗәтләр, догалар тыңлап, бик сөенеп кайттылар. Абыстайларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тирән эчтәлекле чара бик җылы үтте. Оештыручыларга бик зур рәхмәтләребез.
Сегодня, 14 марта, в Рыбно-Слободском районном Доме культуры состоялось торжественное мероприятие, посвященное Году национальных культур и традиций.

#РеспубликаТатарстан
#РыбноСлободскийрайон
#2023год
#Годнациональныхкультуритрадиций
#БалыкБистәсерайоны
#ЯңаАрышавылыкитапханәсе
#РәзиләМөхәммәтрәхимова