"Күңелемне биреп шигырь язам, йөрәгемне тотып учыма..." дип исемләнгән очрашу кичәсе
Бүген, 6 март көнне, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсендә танылган шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп җырлар авторы Вазыйх Фатыйхов белән очрашу кичәсе узды. Кичәгә зур хөрмәткә лаек авылдашларыбыз, укытучылар, укучылар чакырылган иде. Укучыларыбыз Анастасия Захарова, Рәсүл Мөхәммәтрәхимов, Диләрә Галимова, Кәдим Әхтәмов, Гүзәл Кәримова, Сәмир Гобәев Вазыйх Фатыйховның бик матур, эчтәлекле шигырьләрен сөйләделәр, Балык Бистәсе гимнын башкардылар. Яңа Арыш урта мәктәбе укытучылары Гүзәлия, Ильнур Галимовлар,Тәнзилә Нуриева авторның иң матур шигырьләрен башкарып, очрашу кичәсен бизәделәр. Ильнур Галимов үзе иҗат итән шигырьләрен дә яңгыратты. Кунаклар Вазыйх Фатыйховның сөйләмен аеручы яратып, тын да алмый тыңлап утырдылар. Кызыксындырган сорауларга җавап та таптылар, Вазыйх Фатыйховка изге теләкләрен дә җиткерделәр. Соңыннан
кичәбез чәй табыны артында узды. Әлеге очрашу хәтерләрдә онытылмаслык мизгелләр булып истә калды.
Сегодня, 6 марта, в Ново-Арышской сельской библиотеке состоялась встреча с известным поэтом, журналистом, заслуженным работником культуры Татарстана, членом Союза писателей Татарстана, автором многих песен Вазихом Фатиховым. На вечер были приглашены односельчане, учителя, учащиеся. Наши ученики Анастасия Захарова, Расуль Мухаметрахимов, Диляра Галимова, Кадим Ахтямов, Гузель Каримова, Самир Губаев рассказали очень красивые, содержательные стихи Вазиха Фатихова, исполнили гимн Рыбной Слободы. Учителя Ново-арышской средней школы Гузалия, Ильнур Галимовы, Танзиля Нуриева исполнили лучшие стихи автора и украсили вечер встречи. Ильнур Галимов озвучил и свои стихи. Гости с особой любовью слушали речь Вазиха Фатихова. Они нашли ответы на интересующие вопросы, выразили Вазиху Фатихову добрые пожелания. В завершении
вечер прошел за чаепитием.
#РеспубликаТатарстан
#РыбноСлободскийрайон
#БалыкБистәсерайоны
#ЯңаАрышавылыкитапханәсе
#РәзиләМөхәммәтрәхимова