Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Вазыйх Фатыхов белән очрашу

Бик талантлы кешеләр яшәгән һәм яши безнең якларда. Гомер гомергә үзенең язучылары, шагыйрьләре, драматурглары, артистлары, композиторлары белән горурланып яши безнең Балык Бистәсе төбәге. Халкыбызның рухи хәзинәсен баетуда күп тир түккән, фидакарь хезмәт күрсәткән олуг шәхесләребез: Равил Фәйзуллин, Равил Шәрәфиев, Рауза Хәйретдинова, Хәлим Җәләлов, Сәкинә Минханова, Роберт Әхмәтҗанов, Әхәт Гаффар, Равил Фәйзуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Рәсимә Гарифуллина, Фәүзия Солтан...Алар арасында танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп еллар “Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Вазыйх Фатыйхов та зур урын алып тора. Шәхсән, минем үземә Вазыйх абый редакциядэ эшләгәндә бик еш очрашырга туры килде. Мин мәкаләләр язып жибәрә идем, ул һәр язмама анализ ясый иде, ошамаган жирләре булса әкрен генә ничек эшлисен өйрәтә иде. Кайсы гына вакытта шалтыратсаң да, киңәшен биреп, синең соравыңа җавап бирергә, ярдәмгә ашыга.
Ул ачык күңелле, кешелекле, ярдәмчел кеше, зур талант иясе. Аның иҗатын бәяләп, бер "Соңгы кыңгырау"ны гына язып та ул олы шагыйрь булган булыр иде.
Бүген без район үзәк китапханәсендә Вазыйх Фатыйхов иҗатына багышланган әдәби кичәдә булып кайттык. Вазыйх Фатыйхов сүз тәмен белә торган шәхес, аның сөйләме барыбызны да таң калдырды. Укучылар шигырьләр башкардылар. Авторның китаплары белән таныштылар.Рәхәт очрашу булды. Хәтта Телевидениега кадәр килгән иде, озакламый безнең бүгенге очрашуыбыз зәңгәр экраннар аша да күрсәтелер дип ышанабыз.
#ВазыйхФатыйхов#БалыкБистәсерайоны