Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Сәкинә Габдрахман кызы Минханованың юбилей кичәсе
8 февраль көнне, Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә авылдашыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Минханова Сәкинә Габдрахман кызының юбилей кичәсе узды. Кичәне китапханә хезмәткәре Фәүзия Хөсәенова алып барды. Әлеге чарада Сәкинә ханымның иҗатын яратучылар, китапханәчеләр, мәктәп укучылары катнашты. Бәйрәмне Фәүзия Хөсәенова матур шигъри юллар белән башлап җибәрде. Соңыннан, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Лилия Кәрииуллина артистны котлап, район башка комитеты җитәкчесе Р.Р.Ислямовның Рәхмәт хатын тапшырды. Танылган артистның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга авылдашлары- Яңа Арыш авыл Җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов, мәдәният хезмәткәрләре дә килгән иде. Кичә җырлар, шигъри мизгелләр белән дәвам итте.