Встреча с Хайрутдиновой Г.И.
Шушы көннәрдә авылдашыбыз, Яңа Арыш авылының “Иман нуры” мәчете мөгаллимәсе Гөлсинә Хәйретдинова Россия ислам университетының лингвистика факультетының магистратура бүлеген тәмамлап кайтты. Ничек сокланмыйсың инде, аңа?
79 яшьтә булуына карамастан, тырышып, укыйсы килеп, яшисе килеп яши ул. Тормышы да уку белән бергә үрелеп барды аның. 1957 нче елда Яңа Арыш урта мәктәбен тәмамлау белән, Казанның медицина училищесында фельдшер белгечлеген үзләштерә. Укуны тәмамлау белән эше дә табыла. Районның баш табибы Валерий Иванович Тәберле Чаллысына эшкә җибәрә. 3 ел эшләгәннән соң, Күки авылында да фельдшерлык вазыйфасын башкара. Казанның синтетик-каучук здравпунктында мөдир булып та хезмәт итә. 40 ел медицина өлкәсендә хезмәт куйгач, лаеклы ялга чыга. Аңа ял итү бер дә килешми. Пенсиягә чыккач, мөгаллимлек эшенә алына. Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә читтән торып укырга керә. Аның өстенә бертуган инвалид энесен дә тәрбияләү аның җилкәсенә төшә. “Укырга киткәндә туганнарга калдырып китә идем. Алар мин кайтканчы, Раилне карадылар”,- ди Гөлсинә апа. Бер ел читтән торып укыгач, мөгаллимлек вазыйфасын башкара.
- Мәчет салкын булу сәбәпле, 2 ел дәвамында 15 балага өйдә балаларга дин сабаклары укыттым, -дип искә ала. Күп тә үтми өлкән буын апаларны да бер төркемгә җыеп укыта. Гөлсинә апага бүгенге көндә дә шәкертләре бик рәхмәтле. Биргән белемнәре, тырышлыгы өчен һәрвакыт мактау сүзләре генә җиткерәләр.
Укыта торгач, Гөлсинә апага мәдрәсә белеме генә җитми, 2008 нче елда Россия ислам университетының Шәригать факультетына укырга керә. 5 ел укыганнан соң, шул ук уку йортының тел белеме факультетында 5 ел укый. Уку дәверендә ике тапкыр, 2 ай ярым дәвамында, Марокада белемен камилләштереп кайта. Марокко-ул Африканың төньяк-көнбатышында Магриб дәүләтләренең берсе.
Бүгенге көндә Гөлсинә апа магистр эшен яклап кайтты. Сөенечләрен безнең белән дә бүлеште.
-Кечкенәдән укырга яраттым, мәктәпне дә гел бишле билгеләренә генә тәмамладым. Уку-баш мие эшчәнлеген яхшырта, укудан кайткач, күңелләр үсеп, яшиселәр килеп кайтам”,- ди абыстай. Гөлсинә апа- авылыбызның күрке. Бик күп шәкертләрнең укытучысы. Мөнәҗәтләр әйтә, җырлый, татар халык биюләрен матур башкара. Үтә дә тырыш, ару-талуны белмәүче акыллы абыстай ул безнең. Аңа бары тик алга таба тормышында саулык, бәхетле гомерләр телибез.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы
#РыбнаяСлобода
#РыбноСлободскийрайон
#НовыйАрыш
#Новоарышскаясельскаябиблиотека
#РазиляМухаметрахимова
#ЯңаАрышавылкитапханәсе
#БалыкБистәсе