Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Әдәби марафончылар гаиләсе

Һәр елны гаиләбез белән Дөньякүләм #әдәбимарафон да катнашып киләбез.
«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. 
Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү.
Әлеге Проект барышында без:
*вакытны дөрес файдаланырга өйрәндек;
*яңа дуслар таптык;
*татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеттык;
*белемнәребезне ныгыттык;
*яңа әдәби әсәрләр белән таныштык.
Кыскасы, марафонда катнашу һәр яктан файдалы.
Без исә, проект озын гомерле, уңышлы, нәтиҗәле булсын дип телибез.
Сүз уңаеннан, чираттагы әдәби марафон 2023 нче елның 1 гыйнварыннан башлана. Әйдәгез, дусларым, барыбыз да бергәләп катнашыйк!

#БалыкБистәсерайоны#ЯңаАрышавылы