“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” бәйгесе Җиңүчесе!
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Казан шәһәреннән җиңү яулап кайтты. Ул Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип исемләнгән бәйгедә катнашып lll урынга лаек булды.
Бәйгедә җиңүчеләрне, язма геройларын тәбрикләү һәм бүләкләү тантанасы "Дворяннар оясы" ресторанында узды.
Тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Әминов катнашты.
Җиңүчеләрне котлап, Данис Шакиров укытучы һөнәренең һәрвакыт ихтирамга лаек булырга тиешлеген билгеләп үтте. ТР Мәгариф һәм фән министры үз чыгышында укытучылар балаларга тормышта үз юлларын табарга, талантны ачарга, чын шәхес тәрбияләргә ярдәм итә, дип билгеләп үтте һәм конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасында Резеда Төхвәтуллина, Мингол Галиев, Резидә Шәрәфиева матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм тантанасы бик күңелле, эчтәлекле узды.
* Язмабыз герое - Татарстанның атказанган укытучысы, кырык елга үз һөнәренә тугры калып, гомерен балалар укытуга багышлаган һәм бүгенге көндә дә хезмәт юлын мәктәбебездә укытучы буларак дәвам итүче Галия Нәбиуллина турында иде.
#Бөтендөньятатарконгрессы
#БалыкБистәсерайоны
#ЯңаАрышавылы
#РәзиләМөхәммәтрәхимова