Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Вечер “Наследие моего народа”

Бүген Балык Бистәсе район мәдәният йортында “Онытылмас халкым мирасы” дип исемләнгән кичәгә берсеннән- берсе талантлы катнашучылар җыелган иде. Сәхнәдә осталыкларын күрсәтеп, бик матур чыгыш ясадылар. Бишек җырларыннан торган районкүләм бәйге искиткеч югарылыкта шаулап- гөрләп узды. Дистәдән артык номинация билгеләнеп, катнашучыларның һәркайсына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Диплом һәм Рәхмәт хатларын Балык Бистәсе район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина тапшырды. Ул барлык катнашучыларга иң ихлас, матур теләкләрен җиткерде.
Яңа Арыш авылыннан да Нүрзия Вәлиева "Аллаһыма шөкер кылам" дип исемләнгән мөнәҗәте белән уңышлы чыгыш ясап, Диплом һәм бүләкләргә ия булды.

Сегодня в Рыбно - Слободском районном Доме культуры состоялся вечер “Наследие моего народа”, собравший талантливых участников. На сцене они показали свое мастерство и выступили очень красиво. Районный конкурс колыбельных песен прошел на удивительной высоте. Было отмечено более десятка номинаций, каждому участнику были вручены благодарственные письма. Диплом и благодарственные письма вручила заместитель руководителя исполкома Рыбно-Слободского района по социальным вопросам Айгуль Вафина. Она пожелала всем присутствующим самые искренние и добрые пожелания.
Нурзия Валеева из села Новый Арыш, успешно выступив с мунажатом"Аллаһыма шөкер кылам"удостоилась дипломом и наградой.
#РыбнаяСлобода
#РеспубликаТатарстан
#НовоАрышскаясельскаябиблиотека
#ЯңаАрышавылыкитапханәсе
#россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#годкультурногонаследиянародовроссии
#БалыкБистәсерайоны
#АкКалфакиҗтимагыйоешмасы