Ново-Арышская сельская библиотека Рыбно-Слободского района принимает участие в информационном проекте “Женские имена Республики Татарстан: история и современность".
Ново-Арышская сельская библиотека Рыбно-Слободского района принимает участие в информационном проекте “Женские имена Республики Татарстан: история и современность".
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсе “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман"мәгълүмати проектында катнаша.
Сүзебез, Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе Гәрәева Гөлнур Кави кызы турында булыр. Әлеге ханым турында нәрсә язсам да аз кебек. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мамадышта бухгалтерлыкка укый. Тик авыл үзенә тарта шул. Үзенең хезмәт юлын әнисе Нурзия апа янәшәсендә сыер савучы булып башлап җибәрә. Шушы ике дистә елдан артык вакыт эчендә ул үзен уңай яктан гына таныта. Сыер да сава, бозаулар да карый, таналар төркемен дә туплый. Үзенә йөкләнгән эшне пөхтә итеп башкарырга һәм һәр нәрсәне күңелен биреп, җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Коллективта да аңа хөрмәт зур. Төрледән - төрле Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
2021 нче елда республика күләмендә уза торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” конкурсында катнашып “Минем язмыш - минем һөнәрем” номинациясендә бүләкләнә Гөлнур Кави кызы. Ә быелгысы ел аңа аеруча зур шатлык китерә. Ул дәүләт бүләгенә - “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеменә лаек була. Тормыш иптәше Рәис абый да бик эшчән , тырыш кеше. Алар бер-берсен тулыландырып, аңлашып яшиләр. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр.
Олы хөрмәткә лаек Гөлнур Кави кызы белән Рәис Фәесхан улына киләчәктә дә шулай пар канат булып тигез, имин гомер итүләрен, ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, күңел тынычлыгы, балаларыннан яхшы хәбәрләр генә ишетеп гомер итүләрен телибез.
#Мәрхәмәт#Милосердие#ЖенскиеименаРТ#ЗаслуженныйживотноводРеспубликиТатарстан#ГараеваГульнурКавеевна#РыбнаяСлобода#РыбноСлободскийрайон