Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Ново-Арышская сельская библиотека Рыбно-Слободского района принимает участие в информационном проекте “Женские имена Республики Татарстан: история и современность".

Ново-Арышская сельская библиотека Рыбно-Слободского района принимает участие в информационном проекте “Женские имена Республики Татарстан: история и современность".

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсе “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман"мәгълүмати проектында катнаша.

Нәбиуллина Галия Гыймран кызы 1960 елда Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында туа. Әтисенең мәктәп директоры булып эшләве, абыйларының да укытучы һөнәрен сайлавы кызга билгеле бер йогынты ясагандыр, күрәсең. 1977 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетына, химия-биология белгечлеге буенча укырга керә. Укуын уңышлы гына тәмамлап, туган авылында химия һәм биология укытучысы булып эшкә урнаша.
Гаилә корып җибәргәч, ул гомерен Балык Бистәсе районы белән бәйли, Яңа Арыш урта мәктәбендә эшли башлый.
1983 елның 20 декабрендә хәләл җефетен Олы Солтан урта мәктәбенә директор итеп билгеләү сәбәпле, 1984 елның 1 гыйнварыннан шул мәктәптә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып та, төрле фәннәрдән укытучы булып та эшли. Үз белгечлеге буенча вакытлыча эш булмаса да, бу чордагы укучылары аны бик җылы итеп искә алалар.
1990 елда язмыш җилләре Галия ханымны яңадан Яңа Арыш урта мәктәбенә китерә. Биредә ул химия һәм биология фәне буенча укучыларга белем бирә башлый. Тирән белемле, зирәк акыллы, тәҗрибәле укытучының эшенә булган җитдилеге, эшкә дәрте бик күпләрне сокландыра. Укыту - тәрбия эшендәге системалылык, яңалыкка омтылу, һәр эшне тәртибе белән, җайга салып эшли белүе, үз – үзен камилләштерү өстендә туктаусыз эзләнүе – укытучының хезмәттәшләре, әти – әниләр, балалар белән аңлашып эшләвенең нигезе булып тора. 2005 елда, Мәскәү шәһәрендәге нәшрият белән турыдан-туры килешү төзеп, республикада беренчеләрдән булып химия фәне буенча яңа дәреслекләрне сынап карарга алыну дисеңме, шул сынау нәтиҗәләре буенча дәреслек авторлары каршында хисап тоту дисеңме – барысы да укытучының җитди әзерлеге, яңалыкка омтылышы, тырышлыгы турында сөйли. Мәктәптә дәресләр тәмамлангач та ул өенә ашыкмый – аны әйләндереп алган укучыларына төпле киңәшләрен бирә, аларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерли, күп санлы сорауларга чишелеш табарга ярдәм итә. Авыл җирлегендә укып белем алуга карамастан, бу мәктәпнең укучылары зур хыяллар белән яшиләр, ышаныч белән бердәм дәүләт имтиханнарын химия һәм биология фәннәреннән сайлыйлар һәм ялгышмыйлар. Ныклы белем нигезләрен үзләштергән укучылары һәр елны остазларының ышанычын аклыйлар – имтиханнарда 80-95 шәр балл җыеп, үзләре сайлаган югары уку йортларына укырга керәләр. Ә инде Казан медицина көллиятендә “Яңа Арыш төркеме” оешты дияргә дә була: биредә өч дистәдән артык шушы мәктәп укучылары укып чыга. Белемле шәкертләре район дәрәҗәсендә генә түгел, республикада да сынатмый: соңгы 3 ел эчендә генә дә фәннәр буенча район олимпиадаларында 22 җиңүче һәм призер, ә республикада 4 призер әзерләгән укытучы ул!
Югары квалификацион категориягә ия булган мөгаллимә эшенең нечкәлекләрен яхшы белә, укучыларын сабыр, тырыш һәм көчле булырга, авырлыклар каршында югалып калмаска, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә. Галия ханым химия фәненнән аеруча катлаулы мәсьәләләрне чишү буенча район укытучыларының даими эшләүче семинарын җитәкли, район олимпиада эшләрен тикшерү комиссиясе әгъзасы, шул ук фәннән укучыларның бердәм дәүләт имтихан эшләрен тикшерү буенча республика комиссиясендә дә 10 ел хезмәт куя.
Галия Гыймрановнаны гөрләп утырган мәктәп яны тәҗрибә участогыннан башка күз алдына да китереп булмый. Иртә яздан ук ул бүлмә эчендә үсеп килүче яшелчәләр, чәчәк үсентеләре арасында кайный. Бакчадагы беренче шытымнарга шатланып, һәр яуган яңгырга сөенеп, уңышның мул буласына ышаныч белән яши ул. Тәҗрибә участогының республика, Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә яулаган Дипломнары, Рәхмәт хатлары тырыш хезмәтнең җимеше буларак билгеле. Санап китсәң, ирешелгән уңышлар шактый. Укытучының бүләкләре арасында Россия, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыкларының күпсанлы Мактау кәгазьләре, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, район башлыгының, мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре... Ә иң олы бүләк ул укучыларының, аларның әти-әниләренең рәхмәтләре. Уку елы башланганда, укытучылар көне җиткәндә бу хәбәрләр телефонда бихисап була – шул үзе бәхет түгелмени? Бу вакытларда хатирәләр яңара, күңелдә куаныч, сөенеч уяна.
Һәр баланың күңеленә ачкыч табучы, белем алырга юл күрсәтүче укытучы укучыларынын уңышлары, шатлыклары белән яши, еллар үткән саен яшәрә генә кебек. Укучылар белән уртак тел табу, аларның барысын да тигез күрә белү аңа карата зур хөрмәт уята. Һәр эшне җиренә җиткереп үтәүче, барлык эшкә дә өлгер, таләпчән дә, игътибарлы да укытучынын укучылары да үзенә ошап үсә.
Бар күңелен, гомерен балаларны белемле итүгә биргән, күпме буын тәрбияләгән мөгаллимәнең хезмәте мактауга лаек. Татарстан Республикасы Президентының 2020 ел 2 декабрендәге Указы нигезендә Нәбиуллина Галия Гыймран кызына “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
#Мәрхәмәт#Милосердие#ЖенскиеименаРТ#ЗаслуженныйучительРеспубликиТатарстан#НабиуллинаГалияГимрановна#РыбнаяСлобода#РыбноСлободскийрайон