Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Ново-Арышская сельская библиотека Рыбно-Слободского района принимает участие в информационном проекте “Женские имена Республики Татарстан: история и современность".

Ново-Арышская сельская библиотека Рыбно-Слободского района принимает участие в информационном проекте “Женские имена Республики Татарстан: история и современность".

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсе “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман"мәгълүмати проектында катнаша.

Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Сәкинә Габдрахман кызы Минханова
1958 елның 4 февралендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килә. Казан театр училищесын 1981 елда тәмамлап, Әлмәткә юллама ала.Сәкинә ханым, беренче чыгышларында ук, җиңел сыны, сыгылмалы хәрәкәтләре белән үзенең талантлы, нәкъ менә сәхнә өчен туган кеше булуын күрсәтә. Яшь чагында төрле характердагы рольләрне башкарырга туры килә аңа. Кызлар булып та уйный (“Мәхәббәт карагы” – Җәмилә, “Кызларның кызганнары” – Гөлсинә, “Җанкисәккәем” - Нәсимә), карчыклар (“Ай булмаса йолдыз бар” – Разия, “Тозлы бал” – Шәмсенур) образына да керә. Сәкинә ханымның һәр образы үзенә ятышлы һәм ул аларны тиешле югарылыкта тудырырга тырыша.Образлары да я көлә (“Сагынырсың әле син дә бер” - Илсөяр), я елый (“Сафиулла” – Ләйлә, “Татар хатыны ниләр күрми” - Гөлбану), я шашып сөя (“Гөнаһсыз гөнаһлылар” - Әнисә), я булмаса хәйләкәр һәм усал булып күренә. Сәкинә Габдрахмановна образ тудырганда эчке сиземләвенә таяна.Сәхнәдә юкка барга кычкырынмый. Тавышын да куя белә. Роль өстендә эшләгәндә ул бик оста эзләнә. Менә шушы эзләнүе аркасындадыр да аның рольләре күңелгә кереп кала, уңыш китерә. Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”ендәге Сәрби образы белән ул “Иң яхшы хатын-кыз образын тудыручы” номинациясендә җиңү яулый. Ул тудырган 50 гә якын образ көчле, эчке дөньялары матур булу белән аерылып тора. Актриса өчен рольләрнең барысы да якын. “Мин бу роль якынрак, икенчесе алай ук түгел дип һич кенә дә әйтә алмыйм. Төп роль булсынмы, икенче пландагысымы – барысына да күңел җылысы салына”, - ди Татарстанның атказанган артисткасы Сәкинә Минханова. Образлар тудыру белән бергә ул үзен оста алып баручы итеп тә таныта. Театрда кичәләр булсынмы, башка бәйрәм чараларымы, ул йомшак һәм шул ук вакытта ягымлы тавышы белән тамашачы мәхәббәтен яулый.
50гә якын роль иҗат иткән ул.Бүгенге көндә Сәкинә Минханова тормыш иптәше Рамил Минханов белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәт итәләр.
💥Без авылдашыбыз белән бик горурланабыз, хөрмәт итәбез, яратабыз!
Киләчәккә дә эшләрендә иҗади уңышлар  теләп калабыз! 
#Мәрхәмәт#Милосердие#ЖенскиеименаРТ#ЗаслуженнаяартискаРТ#НароднаяартисткаРТ