Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Ново-Арышская сельская библиотека Рыбно-Слободского района принимает участие в информационном проекте “Женские имена Республики Татарстан: история и современность".


Ново-Арышская сельская библиотека Рыбно-Слободского района принимает участие в информационном проекте “Женские имена Республики Татарстан: история и современность".
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсе “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман"мәгълүмати проектында катнаша.

Яңа Арыш авылыннан "Хезмәт батырлыгы өчен” медале иясе Зәмзәмия Фәйзрахман кызы Хөснетдинова.
Ул 1955 нче 1февралендә күп балалы колхозчы гаиләсендә иң олы бала булып дөньяга килә.Яңа Арыш мәктәбендә 8 сыйныф белем алгач, фермада хисапчы булып эшкә урнаша.Ике ел эшләгәннән соң, югары сыйныфларны кичке мәктәптә укып дәвам итә. Шул ук вакытта, сыер савучы булып та эшли башлый. 9 ел фермада эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешә. Алдынгы сыер савучыларның берсе була ул.1977 елның июнендә Казан шәһәренә чакыртып, "Хезмәт батырлыгы өчен" медале белән бүләклиләр. Яшь, тырыш, эш сөючән кызны егетләр дә карап кына тора, озак та үтми үзеннән берничә яшькә олырак Фәрит Исмәгыйль улы белән гаилә корып җибәрәләр. Бүгенге көндә 50 ел бергә, үрнәк булып,бик тату гомер кичерәләр. Бер ул, ике кыз үстерделәр. Кызганычка каршы, уллары юл һәлакәтенә очрап, бакыйлыкка күчте. Ике кызлары да югары белемле укытучылар. Бүгенге көндә үз гаиләләрен корып, шәһәрдә яшиләр.
Зәмзәмия Хөснетдинова фермада эшләгәннән соң, балалар бакчасында пешекче булып эшләде. Бүген дә ул аш-су пешерүдән туктамый. Мәчет төзелешендә эшләгән һәр останы ашатып-эчертеп якты йөзе белән каршы алып, озатып торды. Бүген дә мәчеткә килгән дин әһелләрен тәмле чәе белән сыйлый.Ул әле мәчетнең исәп-хисап эшләрен дә бик төгәл итеп алып бара, һәр сәдаканың тиененә кадәр язып, исәпләп тиешле җиргә файдаланалар, чөнки мәчетне җылытып тору өчен дә аена 7-9 мең акча кирәк.
Алар әле абзар тутырып мал асрыйлар, сыер да тоталар, артканын хөкемәткә дә тапшыралар. Авылымда шундый күркәм, бик күпләр өчен үрнәк булган гаиләләрнең булуы белән горурланам мин. Менә безгә кемнәрдән үрнәк аласы!
#Мәрхәмәт#Милосердие#ЖенскиеименаРТ#Медаль#Затрудовоеотличие#ЗамзамияХуснутдинова#РыбноСлободскийрайон#РыбнаяСлобода