Ново-Арышская сельская библиотека Рыбно-Слободского района принимает участие в информационном проекте “Женские имена Республики Татарстан: история и современность".
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсе “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман"мәгълүмати проектында катнаша.
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылыннан Гильмуханова Нурзия Хәсән кызы «Ана даны- Материнская слава» медале иясе.
Ул 1941 нче елның 1 сентябрендә Яңа Арыш авылында дөньяга килә. Тормыш юлы авыр сугыш елларына туры килә. Мәктәптә 7 сыйныф белем алгач, урта белем алу мөмкинлеге булмаганлыктан, фермага эшкә килә ул. Иң элек аңа таналар төркемен тапшыралар. Аннан соң 6 ел дәвамында дуңгызлар карый. Монда ул үзен бары тик уңай яктан гына танытканга савым сыерлары төркеменә күчерәләр. Һәрвакыт алдынгы була.Авыр хезмәтләрен күреп бәяли белгәннәре өчен җитәкчелеккә дә рәхмәте зур аның. Нурзия апа 30 елдан артык сыерлар савып лаеклы ялга чыга. Ул үз гомерендә бик күп кыенлыклар һәм сөенечләр кичергән кеше. 5 бала әнисе. Нурзия апага 1973 елның 12 мартында«Ана даны» медален тапшыралар. Балалары да үзләренә ошаган. Ару- талуны белми торган акыллы,тәртипле ,ярдәмчел,уңганнар алар. Хәзерге вакытта балаларының эшчән, кешелекле булып үсүләренә шатланып, борчуларын уртаклашып яши ул.Тормыш иптәше Фәйзрахман абый гына, 3 ел элек кинәт вафат була. Шулай итеп Нурзия апа ялгызы калып төп йортта гомер кичерә. Аның горурланып сөйләрлек балалары бар. Оныклары,оныкчыклары һәрвакыт янәшәсендә.Авыл халкы алдында да абруйлы,тату,дус гаилә алар.Нурзия апага алдагы көнендә бәхетле картлык, матур киләчәк, оныклар- оныкчыклар бәхете теләп калабыз.
#Мәрхәмәт#Милосердие#ЖенскиеименаРТ#Медаль#Анаданы#Материнскаяслава#ГильмухановаНурзияХасановна#РыбноСлободскийрайон#НовыйАрыш#РыбнаяСлобода
- Сайт: http://ribnaya-sloboda.tatarstan.ru/rus/novo-arishskaya-selskaya-biblioteka-filial-25-ribn.htm
- Телефон: не указан
- E-mail: narysh25.bibl@tatar.ru
- Адрес: 422656 РТ, Рыбнослободский р-н, Новый Арыш, ул.Школьная, д.50