Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Информационный проект “Женские имена Республики Татарстан: история и современность".

Ново-Арышская сельская библиотека Рыбно-Слободского района принимает участие в информационном проекте “Женские имена Республики Татарстан: история и современность".

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсе “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман"мәгълүмати проектында катнаша.

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылыннан Имамиева Исламия Габдулхак кызы «Ана даны- Материнская слава» медале иясе. Ул 1958 елның 27 октябрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында икенче бала булып дөньяга килә. Яңа Арыш мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлагач, колхозда эшкә урнаша.Әнисе Разия апа белән берлектә сыер савучы булып эшли башлый. Колхозда бригад эшләрендә дә катнаша.Пешекче булып та хезмәт итә. Исламия апа 1979 елның 2 маенда авылның уңган егете Рамил абыйга кияүгә чыгып, берсеннән- берсе акыллы, тыйнак, тәртипле балалар тәрбияләп үстерәләр. Биш балага гомер бүләк иткән олы йөрәкле Ана ул -Исламия апа.Бер- бер артлы 5 баланы тәрбияләп аякка бастыру бер дә җиңел булмагандыр.Күп балалы әнинең вакыты ничек үткәнен һәрберегез күз алдына китерәдер инде. Иртән балаларны ашатып, мәктәпкә озату, кер юу, ашарга пешерү, өй җыештыру, йорт тирәсендәге бетмәс-төкәнмәс эшләр...
2002 елның маенда Исламия апага Татарстан Республикасы Президенты Указы белән балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен “Ана Даны - Материнская Слава” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнә.
Исламия апаның иң зур байлыгы – балалары.
Бүгенге көндә алар бик бәхетле гаилә.
Авылыбызда шундый зур гаиләләр булуы куандыра. Һәр әти-әнигә баласыннан игелек, шәфкать, мәрхәмәт тоюлар насыйп булсын!
#Мәрхәмәт#Милосердие#ЖенскиеименаРТ#Медаль#Анаданы#Материнскаяслава#ИмамиеваИсламияГабдулхаковна#РыбноСлободскийрайон#НовыйАрыш#РыбнаяСлобода