Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Гаиләм ядкәре" дип исемләнгән кичә

Бүген, 19 май көнне Балык Бистәсе район мәдәният йортында Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Гаиләм ядкәре" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Әлеге чарада без дә катнаштык. Балык Бистәсе районының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының район  җитәкчесе Рәхимә Габдулхановна җитәкчелегендә "Татар халык ашлары- бик тәмле һәм файдалы" дип исемләнгән татар милли аш-су күргәзмәсе оештырдык. Күргәзмәдә уңган хуҗабикәләр тарафыннан төрледән-төрле сый-нигъмәт: кош теле, чәк-чәк, бавырсак, өчпочмак һәм башкалар әзерләнде. Бу чарага хуҗабикәләр бик җаваплы карадылар. Камыр ризыкларын телеңне йотарлык итеп пешереп кенә калмыйча, аларны матур итеп тәкъдим иттеләр, пешерү серләре белән дә уртаклаштылар.
Ак калфаклылар әлеге чарада катнашкан өчен Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камилевна имзасы белән Рәхмәт хатына ия булдылар.

Сегодня, 19 мая, в Рыбно-Слободском районном Доме культуры состоялся вечер , посвященный 1100-летию официального принятия ислама Волжской Булгарией. В мероприятии общественная организация "Ак калфак" Рыбно - Слободского района под руководством руководителя Рахимы Габдулхановны организовала выставку татарской национальной кухни "Татарская народная кухня-очень вкусная и полезная". На выставке умелыми хозяйками были приготовлены разнообразные угощения: кош тее, чак-чак, треугольник, бавырсак и другие. К этому мероприятию хозяйки отнеслись очень ответственно. Они не только готовили тесто, но и представляли его красиво, делились секретами приготовления.
За участие в мероприятии получили благодарственное письмо за подписью заместителя исполнительного комитета Рыбно-Слободского района по социальным вопросам Вафины Айгуль Камилевны.
#АкКалфакиҗтимагыйоешмасы
#БалыкБистәсерайоны
#Татархалыкашлары
#Биктәмлеһәмфайдалы
#татарскаянароднаякухня
#1100летиюофициальногопринятияИсламаВолжскойБулгарией
#ИделбуеБолгарындаИсламдиненрәсмирәвештәкабулитүгә1100ел